Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

«Тормышка карашым үзгәрде»

Илнур Мөхәммәтдинов махсус хәрби операциядән кыскача ялга кайтты.

Без аның белән редакциядә очрашып, махсус хәрби операция барышы турында сөйләштек. Илнур 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнгән. Өенә ялга кайткач, ул үзенең тормышка карашы төптән үзгәрүе турында сөйләде. 

2022 елның 21 сентябрендә Рәсәйдә Бөек Ватан сугышыннан соң беренче тапкыр мобилизация игълан ителде. Ул өлешчә булды һәм махсус хәрби операциягә 300 меңгә якын кеше чакырылды. Алар арасында Ютазы районында яшәүчеләр дә бар иде. Чакырылучыларның берсе — Ютазы районының Әбсәләм авылыннан 36 яшьлек Илнур Мөхәммәтдинов. Аңардан район гәзитен алгы сызыкта да укыганнарын ишетү безнең, редакциядә эшләүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Әңгәмә вакытында Илнур Илдус улы солдатларның алгы сызыкта нәрсә хакында уйлаулары, нәрсәдән куркулары һәм күбрәк нәрсә теләүләре турында сөйләде. 

— Өлешчә мобилизация турындагы хәбәр, йомшак кына әйткәндә, күпләрдә борчу тудырды. Сиңа чакыру кәгазе кайчан килде? Аны алгач, син нәрсә уйладың? 

— Повестка турында дустым әйтте. Мин ул вакытта хатыным белән гөмбә җыярга киткән идем. Дустым шалтыратты да авыл җирлеге башлыгының чакыру кәгазьләре таратуын һәм аның миңа да барлыгын хәбәр итте. Бу хәбәрне тыныч кабул иттем. Мин армиядә хезмәт иткән кеше, шуңа күрә моның барасы килү-килмәү теләгенә бәйле түгеллеген яхшы беләм. Шунда ук башкарма комитетка бардым. Чакыралар икән, димәк, илне яклар өчен барырга кирәк. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булмады, чөнки танк гаскәрләрендә хезмәт иттем, ә махсус хәрби операциягә нәкъ менә армиядә хезмәт иткәннәрне чакырдылар. 

— Якыннарың моңа ничек карады? Эштә нәрсә әйттеләр? 

— Барысы да борчылды, безгә нәрсә әйткәннәре, кая барачагыбыз турында сораштылар. Ләкин безгә бернәрсә дә билгеле түгел иде, шуңа күрә мин бернәрсә дә әйтә алмадым. Мин «Волма — Әбсәләм» җәмгыятендә киптерү җайланмалары операторы булып эшли идем. Чакырылуга алай тыныч карадылар. 

— Мобилизация башланганда социаль челтәрләрдә махсус хәрби операциягә чакырылучыларны әзерләүдә бөтен кеше катнаша, дип яздылар. Кемгәдер күршеләре бирә, кайсыларындыр үзләренә сатып алырга туры килә, дигән сүзләр йөрде. Кирәкле әйберләрне, мәсәлән, төймәле телефоннарны табу кыен иде. Сезнең белән ничек булды? 

— Җыену авыр булмады. Үзең белән беренче вакытта кирәк булачак әйберләрне генә алырга куштылар, ә аннан соң дәүләт тәэмин итәчәк, диделәр. Ташларга кызганыч булмаган кием киегез, бер-ике көнгә җитәрлек ризык алыгыз, аннан соң сезне киендерәчәкләр, ашатачаклар, кирәкле нәрсәләрне бирәчәкләр, диделәр. 

— Ә сугыш кырында куркынычмы? 

— Күпмедер дәрәҗәдә курку хисе бар, моннан качып булмый. Иң мөһиме — паникага бирелмәү... Окопта бер ипи кисәген бүлешеп ашаган иптәшләреңне югалту аеруча авыр, бик авыр... Нинди снаряд очканын хәтта анда яшәүче балалар да тавыштан билгели ала. Шартлау тавышлары хәзер безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде инде. 

— Шулай да моңа ияләшү авыр... 

— Барысы да кешенең рухи яктан ныклыгына, әзерлегенә бәйле. Әгәр дә кеше нык булса, ул бар нәрсәгә тиз ияләшә, чөнки син һәр көнне үлем белән янәшә атлыйсың. Бу хакта уйламаска тырышасың, алга таба яшисең, яшәр өчен планнар корасың. Шартлау һәм ату тавышларына ияләшү авыр түгел. Бу хәлләрдән арыну авыррак. Әлегә үземне һаман аңламыйм — ияләшкәнменме, юкмы... Ләкин хәзер инде кинәт яңгыраган тавыштан идәнгә сузылып ятмыйм. 

— Ә сугыш барган җирдә сугышчы өчен иң мөһиме нәрсә? 

— Иң мөһиме — игътибар. Кайдан нәрсә очып килүен, хәтта ерактагы иң кечкенә хәрәкәтне дә тиз арада ишетеп-күреп алу кирәк. Шулай ук башыңа артык уйлар кертмәскә кирәк. Барысы да рухи ныклыкка бәйле. Әлбәттә, физик әзерлек тә мөһим нәрсә. 

«Гап-гади хәбәр дә кәефне күтәрә ала» 

— Сез махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән гуманитар ярдәмне аласызмы? 

— Әйе, ул килә. Якыннардан һәм туганнардан исемле посылкалар җибәрәләр, районнан да килә. Аларны алу бик рәхәт — хатмы ул, шоколадмы, башка әйберме... Посылкалар кәефне күтәрә. 

— Ә фронтта гуманитар ярдәмнән тыш тагын нәрсә кәефне күтәрә ала? 
— Иң мөһиме, бер-берсеңә ярдәм итү. Мин анда дуслар таптым һәм югалттым да... Безнең позициядә Ютазы районыннан ике кеше. Өйдән килгән гади генә хәбәр дә кәефне күтәрә ала. Якыннарың белән аралашсаң, шунда ук күңел күтәрелә. 
— Өйгә кайткач, иң беренче чиратта нәрсә эшлисең килде? 
— Туганнарымны күрәсем, кадерле кешеләрем белән сөйләшәсем килде. Өйдә якыннарым янында буласым, өйдә пешкән ашны ашыйсым килде. 

«Якыннарымның кадерен ныграк белә башладым»

— Ә өйдә булуыңа ничек ияләшәсең? Сине сагынганнардыр?

— Әйе, ияләшү өчен бераз вакыт кирәк. Бары тик тынычлыкка ияләшергә кирәк, ә алгы сызыкта ул юк. Гомумән, минем тормышка карашым үзгәрде, туганнарымның кадерен ныграк белә башладым. Мине барысы да көткән һәм алар, ниһаять, көтеп җиткерделәр... Күбесе хәлне, эшләрнең ничек баруы турында сораша. Кайвакыт үземне беркая да китмәгән кебек хис итәм. 

Илнур янында сөйкемле, барысын да аңлаучы тормыш юлдашы Ангелина утыра. Ул Илнур үткән барлык җирләрне үзенең биш бармагыдай белә. Минемчә, кайда нинди елга агуы, сугышчыларның нинди күпер аша үткәне турында ул әле тагын да күбрәк белә... Без алар белән тиздән кабат очрашырга сүз куештык.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев