Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул җәмәгать эшенең бер авырлыгын да күрми

Иске Каразирек авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Розалия Әхмәтованың тормышы һәрвакыт китаплар белән бәйле булган.

Бүген ул лаеклы ялда, ә элек авыл китапханәсендә эшләгән.

Баулы районының Яңа Шалты авылында туган кызны Иске Каразирек авыл китапханәсенә эшкә юллаганнар. Ул чорда безнең район Баулы районы составына кергән. Эшләгән вакытта Розалия Алабуга китапханә техникумының читтән торып уку бүлегендә белем алган.

— Ул заманнарда безнең китап фонды бик бай иде, — ди Розалия Хәким кызы, — якынча 12-13 мең китап исәпләнә иде. Халык та китапны теләп укыды. Ул елларда «Байкал» колхозы бай хуҗалык, миллионер колхоз булды.

Озакламый Розалия кияүгә чыга. Алга таба китеп, шуны билгеләп үтик: аларның гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген инде балаларның үз гаиләләре, һөнәрләре бар, җиде оныклары уңышлары белән сөендерә. Олы кызы Түбән Камада, кечеләре — улы һәм кызы күрше Октябрьскийда яши. Розалия ханым сүзләренчә, аның яшь чагында авылда балалар бакчасы булмаган, бу, әлбәттә, кечкенә балалы хатын-кызлар өчен бик авыр булган. Ә балалар Каразиректә шактый исәпләнгән. Һәм шуңа күрә «Байкал» колхозы рәисе Айрат Талипов балалар бакчасы төзергә карар иткән. Бакча 1985 елда файдалануга тапшырылган. Аның мөдире итеп Розалия Әхмәтова билгеләнгән.

— Безнең балалар бакчасына 60тан артык бала йөрде, — ди Әхмәтова. — Ике төркем эшләде: беренчесенә бер яшьтән дүрт яшькә кадәрге, икенчесенә дүрт яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар йөрде.

— Ә бүген Каразирек балалар бакчасына ничә бала йөри?

— Белгәнемчә, ел башында сигез бала булган, әмма, кызганычка каршы, әти-әниләре күченеп китү сәбәпле, ике бала гына калган.

— Бүген сез иҗтимагый эш белән шөгыльләнәсез. Сез ниләр эшлисез?

— Эш җитәрлек, — дип җавап бирә әңгәмәдәшем. — Мәсәлән, өлкән буын вәкилләрен оештыру һәм чараларга җәлеп итү. Гадәттә, мондый эшләрне без учреждениеләр, Яңа Каразирек клубы һәм Иске Каразирек мәдәният йорты хезмәткәрләре, торак пункт активистлары һәм башка иҗтимагый оешмалар белән берлектә башкарабыз.

Биредә, районның башка торак пунктларындагы кебек үк, ике авыл — Яңа һәм Иске Каразирек волонтерлары эше җайга салынган. Махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар яктылыгында, хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрү белән актив шөгыльләнә, урын-җир әйберләре һәм эчке кием тегә. Иске Каразирек авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен кирәкле әйберләрне сатып алу һәм районнан гуманитар йөк җибәрү өчен акча җыюда теләп катнаша. Күптән түгел генә күпләр яшелчә, шул исәптән туңдырылган яшелчә җыюда актив катнашкан. Әлеге яшелчәләрдән Урыссу бистәсендәге волонтер солдатларыбыз өчен коры шулпа әзерләү белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Иске Каразиректә — 57, Яңа Каразиректә — 28 маскировка челтәре әзерләнгән һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Әлеге җирлектән махсус хәрби операциядә дүрт ир-егет хезмәт итә. Аларның икесе өйләренә ялга кайтып киткән, берсе Казан госпиталендә дәвалана. Кыскасы, каразиреклеләр иҗтимагый һәм волонтерлык юнәлешендә актив эш алып бара. Монда авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләгән Розалия Әхмәтова кебек хатын-кызларның да өлеше зур. Һәм тагын. Ул әле туган як матурлыгы, сугыш, кешеләр турында шигырьләр яза һәм район сәхнәсеннән тамашачыларны үзенең иҗаты белән сөендерә, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә лаеклы урыннар ала.

Белешмә. 1920 елга кадәр Иске Каразирек авылы Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена кергән. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составына кертелгән. 1930 елның 10 августыннан — Тымытык районына, 1931 елның 20 октябреннән — Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән — Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән — Баулы һәм 1991 елның 6 апреленнән — яңадан торгызылган Ютазы районына караган.

Төрле елларда биредә «Кызыл бүләк», «Байкал» колхозлары эшләгән (Иске һәм Яңа Каразиректән тыш, анда хәзерге вакытта юкка чыккан Колчан авылы да кергән). 1993 елдан «Байкал» колхозы акционерлар җәмгыяте хокукый исемен алган, 1995 елдан «Каразирек» КХ дип атала башлаган. 2018 елдан бу җирлектә берничә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев