Ул булган җирдә - чисталык һәм тәртип урнаша. Әбсәләмнән Миңнегөл Мостафина турында
Әбсәләм авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафина карамагында – 180 җитештерү хезмәте ветераны, шуларның дүртесе «тыл эшчәннәре» төркеменә караүчылар
Әбсәләм авылында ялгыз яшәүче пенсионерлар да бар. Мөсәлимә ханым Бурангуловага - 93, Рәис ага Зыязиевка 83 яшь. Тик бу кешеләрне берничек тә ярдәмгә мохтаҗлар рәтенә кертеп булмый.
- Алар үзаллы, - ди Миңнегөл Әкрәмовна, - көндәлек ихтыяҗларын үзләре башкаралар. Һәрхәлдә, социаль хезмәткәргә мохтаҗ түгелләр. Мөсәлимә апа күп укый, безнең «мәгълүмат үзәге» булып тора. Рәис абый һәр кичне авыл буйлап җәяүләп йөри. Әлбәттә, аларга туганнары да килә, күршеләре дә игътибарсыз калдырмый. Кыскасы, Әбсәләм авылының олы яшьтәге кешеләре тулы канлы тормыш белән яши. Аларны башлангыч ветераннар оешмасы вәкилләре мәдәният һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм көннәре кысаларында үткәрелгән төрле чараларга чакыралар һәм катнашуга җәлеп итәләр. Һәм алай гына да түгел. Биредә ветераннарның юбилей даталары да күз уңыннан калмый. Төрле сәбәпләр аркасында авыл мәдәният йортына килә алмаганнарның өйләренә баралар. Олы яшьтәге авылдашларына җылы сүз дә, вакыт та, бүләк дә кызганмыйлар. Чөнки бу кешеләр кайчандыр зур хезмәт ияләре булганнар, төрле тармакларда эшләгәннәр, төбәкнең байлыгын арттыруга саллы өлеш керткәннәр. Кыскасы, ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафинаның эше тиешле эзгә салынган.
Ә бу тынгысыз ханымның хезмәт юлы нинди оешмалар белән бәйле булган соң? Барысы да бик гади булып чыкты – ул Әбсәләм авылында туып үскән, кырык елга якын бер урында - авыл медпунктында санитарка булып эшләгән. Шулай булгач, чисталык һәм тәртип булдыру аның канына сеңгән. Бүген алар ире белән үзләре салган иркен йортта яшиләр, ике кызларына белем биргәннәр.
- Яшь чакта бер тапкыр да шәһәргә китеп, шәһәр кешесе булу турында уйламадыгызмы? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Юк, - ди. - Мин унынчы класста укыганда, әти кинәт үлеп китте. Әнине калдырырга башыма да килмәде. Аннары ул: “Чит җирдә нинди бәхет булуы мөмкин?” - дип кырт кисте. Шулай итеп, мин медпунктка эшкә урнаштым һәм эш урынымны бер дә алмаштырмадым. Ирем дә әти-әнисенең бердәнбер улы иде. Әнисе авырый иде. Шулай булгач, без “Кайда тудың, шунда ярап куйдың” дигәннәрдән. Авылыбыз да матур, кешеләре дә әйбәт. Һәркайсы үз ишегалдын һәм аның янын чиста һәм тәртиптә тота, өмәләргә бердәм рәвештә чыгалар, «Өченче буын» вәкилләре, ягъни пенсионерлар, махсус хәрби операция төбәгендәге егетләребезгә гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә актив катнашалар, маскировка челтәрләре үрәләр һәм башка ярдәм күрсәтәләр. Асылда, бездә ташландык йортлар белән дә проблемалар юк. Кагыйдә буларак, алар тиз арада яңа хуҗаларын табалар. Моңа авылның район үзәгенә якын булуы, җирлек территориясендә сәнәгать предприятиеләренең эшләве дә ярдәм итә. Аннары, безнең авыл борынгы, бай тарихка ия. Әйе, тамырларыбыз тирән. Ә бу, мөгаен, әбсәләмлеләрнең «нәсел генетикасында» чагылыш тапмый калмас.
Ягъни авылның йөзе – ул иясез йортлар һәм, гафу итегез, иясез бәндәләр булмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев