Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул күп сынаулар кичергән

Якшәмбе көнне Димтамак авылында яшәүче Кәтифә Галимова үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кәтифә Зәки кызының тормышын җиңел дип әйтеп булмый, әмма, язмыш аны яшьтән сынауга карамастан, әлеге хөрмәткә лаек апа яшәүгә куанып гомер кичерүдән туймый.
Кәтифә апа Димтамак авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Аның әтисе сугышта һәлак була. Ул искә төшкән саен мәкаләбез герое яшьле күзләрен сөртә. Әтисез гаиләдә әнисенә алты баланы тәр-бияләргә кирәк була. Шуңа күрә Кәтифә апа аңа балачактан ярдәм итә. Кыз яшьтән эшли башлый, нигездә, авыр хезмәттә мәшгуль була - колхозда хезмәт куя, көн саен җәяү берничә чакрым юл узып, күрше авылдан читтә урман кисә.Туган Димтамак авылында ул үзенең мә-хәббәтен - тормыш иптәшен, алты баласының әтисен очрата. Кызганыч, Галимовлар гаиләсенә дүрт балаларын җирләргә туры килә. Сигез ел элек исә аның Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалид ире дә дөнья куя. Кәтифә апа әлеге кайгысыннан арынып кына килгәндә, тагын бер язмыш сынавы кичерә - өч елдан соң аның яшәгән йорты яна. Хәзер ул кызы һәм аның гаиләсе тәрбиясендә, аларның кайгыртуын һәм җылы карашын тоеп гомер кичерә. Язмыш сынаулары Кәтифә Зәки кызы йөзеннән шәфкатьле елмаюын җуеп ташлый алмаган.
Кунакчыл хуҗабикә юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнеп, аш бүлмәсендә иртәннән мәш килгәндә, аның ишеген район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова какты. Зоя Васильевна мәкаләбез героен район җитәкчелеге исеменнән 85 яшьлек юбилее белән котлады, иминлек теләде һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X