Исеме Ленин юбилей китабына һәм «Татарстан медицинасы тарихы»на кертелгән табиб
«Атлант» үсмер-яшьләр клубында хөрмәтле өлкән буын вәкилләре һәм дә яшьләр Урыссуда гомер кичергән легендар шәхес, танылган табиб-гинеколог Ләлә Салих кызы Гыйльметдинованың тууына 104 ел уңаеннан очрашу оештырды.
Ләлә Гыйльметдинова күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән, шулар арасында – «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен» медале дә. 1963 елда Мәскәүдә узган XI Бөтенсоюз акушер-гинекологлар съезды делегаты итеп тә сайлана ул, 1967 елда аңа «ТАССРның атказанган табибы» исеме бирелә, аның исеме республиканың Ленин юбилей Китабына һәм «Татарстан медицинасы тарихы» китабына кертелә. Ул шулай ук “Социалистик ярыш җиңүчесе», «Хезмәт ветераны» да. Һәм бу әле сәләтле табиб бүләкләре, казанышларының тулы исемлеге түгел. Ләлә ханым гаять нечкә, йомшак күңелле, бер тапкыр сайланган юлына чиксез тугрылыклы шәхес булган. Шул ук вакытта ул үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, һөнәр нечкәлекләрен тирәнтен белүче табиб һәм алдан күрүчән җитәкче буларак та таныла. Мөгаен, бүгенге олы яшьтәге ханымнарның байтагы кайчандыр доктор Ләлә Гыйльметдиновада булгандыр, аның тарафыннан кабул ителгәндер, бала тапкандыр... Районның көмеш волонтерлар оешмасы җитәкчесе Зоя Глушкова, үзәк район хастаханәсенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Людмила Назарова, район хастаханәсе ветераны Рәйсә Абдуллина, данлы якташыбыз белән күршедә яшәгән укытучы-ветеран Алла Федорова, табибның килене Нина Гыйльметдинова һәм башкалар Ләлә Салих кызы турындагы якты хатирәләре белән уртаклашты. Аларның сөйләмендә үз эшенең остасына карата чиксез мәхәббәт һәм соклану, рәхмәт һәм ихтирам хисләре сизелә иде. Шул ук вакытта Ләлә Сәлих кызы авыруларга һәм хезмәттәшләренә карата вакыт-вакыт кырыс, таләпчән мөнәсәбәт күрсәтергә мәҗбүр булган нәфис-гүзәл ханым да бит әле. Сугыш чорында мохтаҗлыкны һәм катгый хәрби тәртипне хәтерләгәнгә күрә, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә битарафлыкка, юл куючанлыкка урын булмавын яхшы аңлый. Шәхси йөкләмәләрен үтәп кенә калмый, ә бәлки башкаларны да һөнәр нечкәлекләренә өйрәтә. Хәер, аның беренче һөнәре укытучылык була да ич инде. Якташыбызның гомер юлына кыскача байкау ясыйк.
Педагогик юлдан медицинага
Ләлә Гыйльметдинова 1921 елның 3 февралендә ТАССРның Октябрь (хәзерге Норлат) районы Салдакай авылында туа. Әти-әнисе (әтисе Салих Абдулла улы һәм әнисе Саҗидә Җамали кызы Гыйльметдиновлар) – укытучылар. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укымышлы һәм акыллы кызны Ютазы районының Акбаш авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Соңрак ул татар мәктәпләрендә урыс теле укыта. Казан укытучылар институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, аның беренче курсын уңышлы тәмамлый. Сугыш башлана. Кичәге укытучы Гыйльметдинованы район башкарма комитетына инструктор итеп куялар. Колхоз кырларында һәм фермаларда эшләүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек, аларның яшәеш өчен иң кирәкле икмәк һәм кием - салымнан мәхрүмлеге, кешеләрнең көне-төне эштә булуы, нәтиҗәдә сәламәтлеккә бәйле проблемалар... Болар барысы да Ләлә Гыйльметдинованы медицина тармагын сайларга мәҗбүр итә. Шулай итеп, 1944 елда ул Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, аны тәмамлагач, Урыссу хастаханәсенә җибәрелә. 1949 елда Ләлә Гыйльметдинова акушер-гинеколог булып эшли башлый. 1951 елда грамоталы белгечне барак тибындагы бинада урнашкан акушерлык-гинекология бүлегенә мөдир итеп билгелиләр. Ә ул елларда туучылар саны югары була. Елына 1000-1200 сабыйга кадәр җитә. Бу ханымның гаҗәеп тырышлыгы нәтиҗәсендә бала тудыру йортының ике катлы яңа бинасы (бүген Урыссу балалар сәнгать мәктәбе) төзелә. Шаһитлар истәлекләренә караганда, бу бина үзенең архитектура бизәлеше белән чын-чынлап Урыссу халкының горурлыгына әверелә. Ә инде бүлек эшчәнлеге турында сөйләп тә торасы юк. Ләлә Гыйльметдинова кулыннан күпме сабый үткәнен санап бетерерлек түгел. Ә табиблык практикасы елларында күпме гади һәм катлаулы операцияләр башкарырга туры килгән аңа! Сүз уңаеннан, якташыбызның гомуми хезмәт стажы гына да 43 ел тәшкил итә.
Сталинград янында безнең якташлар да ятып калды
Язмыш диярсең, Ләлә Гыйльметдинованың туган көне 1943 елда Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры килә. Шуңа күрә чара барышында Ватаныбыз тарихындагы мөһим вакыйгага шактый урын бирелде. Автор-башкаручы Петр Аськаев Сталинград сугышында Чеканнан фронтка киткән үз нәсел вәкилләре катнашуы турында сөйләде. Ә бу авыл кырыгынчы елларда Ютазы районы составына кергән. Петр әфәнде шулай ук тиздән районның мемориаль тактасы Ютазы районыннан фронтка киткән һәм өйләренә әйләнеп кайталмаганнарның исемнәре белән тулыланачагына басым ясады. Шулай ук махсус викторина барышында чарада катнашучыларның Бөек Ватан сугышы борылышындагы төп даталар, Сталинград янындагы каты алышлар турындагы белемнәрен ачыклады. Район архивы бүлеге һәм табиб Ләлә Гыйльметдинова гаиләсе тәкъдим иткән архив материаллары күргәзмәсе аның эшчәнлегенең төп этапларын ачык күрсәтте. Архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева ютазылыларның район архивын фотосурәтләр, мәгълүмат, район тормыш-көнкүрешенә зур өлеш керткән туганнары турындагы мәкаләләр белән тулыландыру мөмкинлеген ассызыклады. Әлеге документлар республика Архив фондының Дәүләт реестрына керә, шул сәбәпле төрле (мисалга, районны үзгәртеп кору чорындагы) югалтулардан саклана. Кыскасы, «Ивушки» триосы башкарган җырдагы кебек, очрашуда катнашучылар «... җир турында сөйләделәр, кичерелгәннәрдән берни дә онытмадылар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев