Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул үзен фельдшер һөнәрендә тапкан

Иске Урыссу авылында яшәүче Нәфисә Шәйхәйдарова таныштыруга мохтаҗ түгел: ул озак еллар Урыссу хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләде.

Нәфисә Рәис кызы шушы көннәрдә 65 яшьлек гомер чиген узды. Үткән язмыш сукмакларына күз салып, ул дөрес һөнәр сайлаганына тагын бер тапкыр инанган.

Язмыш сукмакларыннан...

Нәфисә Актанышта туган, 1978 елда Казан медицина училищесының фельдшер-акушерлык бүлеген тәмамлаган. Яшь белгечне Актаныштан җиде чакрым ераклыктагы Әҗәкүл авылының фельдшер-акушерлык пунктына эшкә билгеләгәннәр. Авыл соклангыч урында — Агыйдел елгасы уйсулыгында урнашкан. Пристань үзе генә дә ни тора! Кыз эшкә җәяү, кайвакыт атка утырып барып җитә. Соңрак әти-әнисе аңа җиңел машина сатып ала. Нәфисә әлеге катлаулы һөнәрнең серенә, асылына төшенергә тели. Биредә ул еш кына медицина темасы буенча чыгышлар ясый. Авыл тормышы, кичке уеннар, милли бәйрәмнәр аеруча күңеленә хуш килә. Бервакыт аңа бер авыру апаның өенә барырга туры килә. Ишек төбендә фельдшерны бу апаның Казанда ветеринария табибына укып йөрүче улы каршылый.

— Тыйнак, аз сүзле, игътибарлы егет кул югычка җылы су салды, — дип искә ала Нәфисә ханым, — аннары чиста сөлге бирде. Авыруны карап, киңәшләр биргәннән соң, кулымдагы дарулар салынган чемоданны күтәреп, озата чыкты. Шул вакытта башымнан «Менә шундый ирең булса икән ул!» дигән уй йөгереп китте. Күрәсең, сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигәненә туры килгән.

Нил Шәйхәйдаров, чыннан да, Нәфисәнең тормыш юлдашы була. Шунда ук түгел, әлбәттә, дүрт ел ярымнан соң. Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечне эшкә Бөтенсоюз юлламасы көтә. Шулай итеп, Шәйхәйдаровлар Тверь өлкәсенең Молоково районы Суборь авылының «Доброволец» совхозына барып төшә. Биредә аның ире баш ветеринария табибы булып эшли башлый, монда аларга яшәр өчен йорт бирәләр. Соңрак ире, районның баш ветеринария табибы сыйфатында, Молоковога күчерелә, йорт та бирелә. Ә Нәфисә Рәис кызы "Ашыгыч ярдәм«дә фельдшер булып эшли башлый.

Әлеге авыл кешеләре күңелдә иң якты хатирә булып саклана 

Беренче көннәрдән үк Молоково авылы халкы Нәфисәне гаҗәпкә калдыра.

— Алар үзләренә күрә аерым бер төр кешеләр иде, — ди ул.

— Кешелеклеләр, киң күңеллеләр дияргә телисезме? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— Алай гына да түгел. Мин аларны фәрештәгә тиңләр идем, — дип җавап бирә Нәфисә ханым. — Сиңа эндәшкәндә, нинди генә матур, иркә сүзләр белән мөрәҗәгать итми алар! Бер-берсенә шулкадәр игътибарлылар, безнең як мөнәсәбәтләреннән бик күпкә аерылып тора. Башта мин моңа бик гаҗәпләндем. Үзегез уйлап карагыз, үзебезнең якларда эшләгәндә, бервакыт мин эшкә соңга калдым. Бу хәлне аңлатырга тырышуым уңышсыз булып чыкты. Нәтиҗәдә, мине дүрт оешмага аңлатма язарга мәҗбүр иттеләр. Ә Молоково авылы халкы һәрвакыт: «Ничек килеп җиттең? », «Берәр ярдәм кирәкмиме?» — дип, хәлләрне белешеп тора иде. Бездә өлкән яшьтәге санитарка Анна Васильевна Арбузова бар иде. Ул үзе теләп гаилә кормаган. Чөнки әти-әнисе сугышта һәлак булган һәм аңа кече абый-апаларын тәрбияләргә туры килгән. Беренче балабыз Аязны кулына алгач, ул: «Нәфисәкәй, бу бит бала түгел, бу фәрештәнең үзе! » - дигән иде. Аларга бу кадәр игелеклелек һәм эчкерсезлек кайдан килә, аптырарсың.

Әмма иң гаҗәпләндергәне — күршеләренең ай ярымга вакытлыча ялга киткән Нәфисәләрнең хуҗалыгын карап торулары була. 

— Бакча өчен баш агроном, комсомол оешмасы секретаре, Чуашстаннан килгән Света Говорова (кыз фамилиясе Терентьева) җаваплы иде, — дип елмая Нәфисә ханым. — Сарайдагы мал-туарны Брянскидан килгән яшь белгеч, акушерка Ольга Кудрявцева караган. Икенче бер тапкыр ялга киткәндә, минем күркә йомырка салып калды. Аннары күршем көлә-көлә сөйләде: «Ишегалдыгызга килеп керсәм, чебешләр чабып йөри. Аларны берәм-берәм җыярга туры килде». Аны ире: «Бар, Шәйхәйдарованың малларын карап кайт», — дип җибәрә икән, ә ул: «Нәфисә үзе дә ял көннәрендә төшкә кадәр йоклый, шуңа күрә маллары да төшкә генә уяначак», — дип җавап биргән. Икенчесе бакчадагы кыярларны җыеп, банкаларга тутырып, тозлап ук куйган. Аның ире: «Бөтен эше эшләнде, менә күрерсең, иртәгә кайтып та җитәчәкләр әле» дип әйткән. Чыннан да, без иртән ялдан кайтып төштек. Ә идәндә консервланган банкалар тезелеп тора, бар җирдә чисталык һәм тәртип...

Каенанам авырып киткәч, без күченеп кайтырга булдык. Район башлыгы бик озак шунда калырга күндерергә тырышты, ә аннары авыр сулап: «Сезнең бар нәрсәгез булачак — эш тә, балалар өчен мәктәп тә, тик безнең Молоково халкы кебек кешеләрне беркайда да очратмаячаксыз», — диде. Һәм бу, чыннан да, дөрес булды.

Урыссу: ашыгыч ярдәм бүлегендә

Язмыш ихтыяры белән Татарстанга кайтып, Шәйхәйдаровлар 1998 елда Урыссуга күченеп килә. Нил Камил улын Ютазы районының баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Уллары Аяз һәм Айдин мәктәптә укый башлый. Нәфисә Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә фельдшер булып эшкә урнаша. Ул башка беркайда да эшләргә теләми — бары тик чакырулар буенча гына йөрергә тели.

— Хәтерлим әле, бүлеккә килеп кердем дә: «Син минем өем» дидем.

— Чынлап та, эшегездә бер кыенлык та очрамадымы?

— Сез нәрсә? Кыенлыклардан башка булмый, бер шалтырату артында сине нәрсә көткәнен һичкайчан белмисең. Бала тапкан хатынның кан эчендә ятуы, ә яңа туган баланың әнисеннән шактый еракта яту очраклары да булды. Әни кешенең каны киткән иде. Шулай ук бала таптырганда кендек бавының сабый муенына икеләтә уралу очрагы да булды. Аллага шөкер, әниләр дә, балалар да исән калды. Ләкин бу нерв системасына нык кына тәэсир итә. Минем хәтта шоферларым да авыруның карашыннан ук миңа нәрсә бирергә — жгутмы, әллә башка коралмы икәнен аңлый иде. Бервакыт «катлаулы» бала табучы хатынны Бөгелмәгә алып барырга туры булды. Куркыта, башка төрле шикләр килә. Урыссу хастаханәсенең табиб-гинекологы Илгиз Мидхәт улына әйтәм: «Бәлки озата барырсыз? Юлда нәрсә булмас...» дим. «Яхшы», — дип җавап бирә ул һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасына кереп утыра. Сәфилә Хисамова, Ландыш Миңнуллина, Надежда Малыгина, Ринат Фатыйхов, Илдус Мөгыйнов, Александр Грабилов, Дмитрий Кошелев... Бергә эшләргә насыйп булган табиблар исемлеге бик озын, әлбәттә. Аларның һәрберсе иң яхшы сүзләргә лаек. Инде бу коллективта эшләмәсәм дә, күңелем белән һәрчак алар янәшәсендә, алар белән горурланам.

Язмабыз каһарманы бүген лаеклы ялда. Шәйхәйдаровлар зур, якты йортта гомер кичерә. Нәфисә Рәис кызы нәселле сөт кәҗәләре, күркәләр тота, бакча карый һәм гаиләләре белән Мәскәүдә эшләүче улларын, оныкларын каршылый. Тверь өлкәсендәге элеккеге хезмәттәшләре белән дә даими элемтәдә торалар. Алар Нил Камил улының юбилеена кайткан булган. Бәлки әле Нәфисә ханымны да, юбилеена кайтып, сөендерерләр?

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев