Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссу мәктәбе укучылары күрү буенча инвалидлар белән очрашты

Инвалидлар ункөнлегендә Урыссуның 3 нче мәктәбендә чара узды.

Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Вахитова һәм әлеге иҗтимагый оешманың элеккеге җитәкчесе Гөлнара Әбильтарова кыскача танып белү лекциясе үткәрде.

Бу очрашу җәмгыятьтә күрү буенча инвалидларны онытмау, мәктәп укучыларын сукыр кешеләрнең тормышы һәм борчу-мәшәкатьләре белән таныштыру максатыннан оештырылды. Күрү сәләтен югалткан Гөлнара Әбильтарова балаларга үз тормышы, авыруына карамастан, ирешкән уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде. Чараны оештыручылар балаларны начар күрүчеләр өчен гаджетлар белән таныштырды, Брайль буенча китапларның ничек укылуы турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Брайлның портатив дисплее — компьютер белән тулы күләмдә эшләү өчен аппарат. Аның ярдәмендә документларны укырга, электрон почта, таблицалар белән эшләргә, браузерлар һәм башка күп кенә файдалы мәгълүматларны кулланырга мөмкин. Брайлның портатив дисплее буенча укучы кеше бу эшләрне дисплейдан кулларын алмыйча гына да башкара ала.

Лилия Вахитова ассызыклаганча, сукырлар җәмгыяте әгъзалары (алар барлыгы 67 кеше) җәмгыятьтә, иҗтимагый тормышта актив кешеләр булып кала, бәйгеләрдә һәм ярышларда катнаша, шул ук вакытта җиңүләр дә яулый.

Балалар, үз чиратында, сораулар да бирде. Сукыр яки начар күрүче кешенең ничек хәрәкәт итүен аңлар өчен, балалар «ак» таяк белән, күзләрен йомып йөрергә тырышты. Алар вакытлыча гына үзләрен мөмкинлекләре чикләнгән кеше урынында булды һәм дөньяга аның күзләре белән «карады».

Әңгәмә ахырында сукырлар җәмгыяте вәкилләре балаларга һәрвакыт игелекле булырга, үзара ярдәмләшергә өйрәнергә, борчу-мәшәкатьләре булган кешеләргә булышырга кирәклеге турында искәртте. Укучыларга алар шулай ук Владимир Ворошиловның «Кояш балкуын дәвам итә» дигән китабын укырга киңәш иттеләр.

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев