Урыссуда яшәүче Миннезаһит Гәрәев шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде
Юбилярны котларга район җитәкчелеге вәкиле – район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов ла килде.
Миннезаһит Сәлимгәрәй улы кунакларны нур тулы якты йортында каршылады. Җыйнак гәүдәле, елмаючан, аңа һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Хәер, тормыш үтү басу кичү түгел. Еллар узган саен кеше яшәрми. Үткән юлга борылып караган саен, якташыбыз бу тормышның никадәр озын, катлаулы һәм шул ук вакытта кадерле икәнлегенә инана.
Гәрәев Байлар авылында, күп балалы гаиләдә туа.
– Без тугызау – җиде малай һәм ике кыз бала идек, – ди Гәрәев. – Әти-әни ике улларын сабый чакта ук җирләгәннәр, берсенә җиде, икенчесенә биш яшь булган. Һәм бу һәрвакыт безнең гаилә өчен кайгылы хатирә булып кала килде...
Әтиләре Сәлимгәрәй Гәрәевны сугыш башлангач та фронтка алалар, тик ул 1942 елда кире әйләнеп кайта, аңа бронь бирәләр. Эш шунда ки, әти кеше үз заманының атаклы тимерчесе була. Ә ул чорда гасыр төзелеше, ГРЭС салу башлана. Белгеч турында ишетүгә, фронтка сорау җибәрәләр. «Шулай итеп минем әти башта төзеде, аннары ГРЭСта эшләде. Мин дә кечкенәдән колхозга булыштым – печән чаптым, эскертләдем, тырмалауда эшләдем. Тырмалау ул заман өчен ярыйсы техника. Ике зур йөрешле тәгәрмәчтән торган җиһаз иде ул. Анда тәртәле рам һәм утыргыч та бар. Рамда – корыч тешләр.
Педальгә басасың да, бу тешләр күтәрелеп, печәнне бушата,
ул озын печән кебек җәелә. Хатын-кызлар арттан бара һәм печәнне өем-өем итеп тезә. Арытаба лобогрейкада эшләдем – ашлык чаптым. Ашлык сугу машинасында да. Җәмәгать көтүен дә көттем...»
- Ә колхозның исеме ничек иде?
- Берзаман ул "Карьер" исемен йөртә иде, - дип җаваплый абый. - Монда кайчандыр карьер эшләнмәләре алып барылган. Аннары Фрунзе исеменә үзгәртелде. Ә Байлар үзе «Баллы Яр" дигәннән алынган. Бу урыннарда кыргый бал кортлары күп булган. Барысы да бал җыярга монда килгән. Хәер, гаделлек өчен шуны да әйтергә кирәк: авылның хәзерге исеме дә (Байлар) бик матур яңгырый.
Әңгәмәдәшемнең абыйлары ничектер Урыссу эшчеләр бистәсенә күченә алган, ә аңа колхоз паспорт бирмәгән. 16 яше тулгач, абыйлары ярдәм иткән. Паспорт алган да,
Урыссуга, СУ ГРЭСка эшкә урнашкан. 1951 ел булган бу. Башта аны слесарь өйрәнчеге итеп алганнар, аннары слесарь булып эшләгән. 1954 елда Гәрәевны армиягә чакырганнар, һәм ул өч ел Эчке Эшләр Министрлыгы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң, Миннезаһит Гәрәев кире элекке эшенә кайткан. Әмма аның хезмәт исемлегендә башка төр
предприятиеләрдә эш тә теркәлгән. Һәм ул һәркайда коллектив, җитәкчелек ихтирамын казанган.
Гаилә корган. Хатыны Гөлнәзирә ГРЭСта, «шиферный”да эшләгән. Тик ирен иртәрәк ташлап китә ханым – йөрәк авырулы була...
- Булачак хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Элек "пятачоклар" була торган иде бит, - ди ул. –
Урамнарда яшьләр җыела, гармун уйныйлар, бииләр.
Муса Җәлил урамы башында да бар иде шундый урын. Аннары ДОК клубы килеп чыкты. Минем әти безгә кечкенә генә йорт сатып алды, 15 мең сум тора иде. Ул вакытта бу бик зур сумма. Соңыннан без хатыным белән бу урында үзебез яңа йорт төзедек, бүген дә шунда яшим. Хатыным бик тырыш,
гаҗәеп кеше иде. Бик яхшы яшәдек, ул-кыз үстердек, белем бирдек. Хәзер кызым мәшәкатьләре белән яшим.
- Без беркайчан да әти-әнинең үзара әрепләшүләрен ишетмәдек. Бер-берсенә тавышларын да күтәрми иделәр, - ди
Фәйрүзә Миңнезаһит кызы. - Әти әнине бик ярата иде.
Ул аны әле дә ярата. Һич арттырмыйм, безне мәхәббәттә тәрбияләде алар. Алар ягыннан сүздә торырга кирәклеге,
һөнәргә җаваплы карау турында кисәтүләр хәтерләмим... Болар барысы да ничектер үзеннән-үзе хәтергә сеңә иде. Әти безне шахмат уйнарга да өйрәтте. Йөзәргә дә.
Без су коенырга Теполкага бара идек. Гел безнең белән тауга таба йөгерә иде, анда катлаулы булмаган физик күнегүләр башкарабыз... Ягъни әти-әни безгә күпкырлы белем бирергә тырышты. Үзегез уйлап карагыз, мәктәп елларында мин Ленинградта, Түбән Новгородта, Пушкинда, Петергофта булдым, Мәскәүдә Кызыл мәйдан, Ленин мавзолеен, Бородино сугышы музеен күрдем. Җәйге каникулларда безне
даими рәвештә пионер лагерьларына җибәрәләр иде. Безнең тәрбиягә һәм үсешкә әти-әни акча һәм вакыт кызганмады. Сәлимгәрәй бабай белән Байлар киңлекләрендә җәяү йөрдек,
Ык буйларын урый идек, ул сөйләргә ярата, мин - сораулар бирергә һәм тыңларга... Үз җиребезне әти-әни, әби-бабалар аша яратырга өйрәндек.
Язма героебызның кызы күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән, җитәкче вазифаларын биләгән. Улы –
отставкадагы полиция подполковнигы. Бүген исә Гәрәевлар нәселен өч оныклары лаеклы дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев