Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссуда яшәүче Нәфисә ханым Миңнуллина шушы көннәрдә олуг юбилеен — 95 яшен билгеләде

Кәрәкәшле авыл җирлегенә керүче кечкенә Ак Чишмә авылында туган ул, бәләкәйдән җиң сызганып шул ук исемдәге колхозда эшләгән.

Авыл кырларында атлар белән эшләгән чакларын искә алып сөйләгәндә, әңгәмәдәшем үзе дә сизмәстән безне ерак елларга, төбәкнең үткәненә кайтара кебек. Әйе, бик авыр чаклар була ул. Шәһәр кешесе өчен дә, колхозчылар өчен дә... Шул ук вакытта авыл халкы, әйтерсең лә, үз хезмәт тире белән сугарылган җирдән көч һәм дәрман ала. Һәм рәхмәтле Җир-Ана кешеләргә озын гомер, зирәк хәтер, моң-аһәң бүләк итә. Менә Нәфисә Искәндәр кызы — районыбызның нәкъ шундый ветераннарының берсе. Олы яшьтәге апабыз һаман да искиткеч җылылык белән җиде чишмәне искә ала. Гаҗәп түгел, ул чишмәләр авыл халкын шифалы су белән сөендерә. Алар бүген дә Нәфисә апаны тормышка илһамландыра... 

«Мин сигез сыйныфны тәмамладым», — ди мәкаләбез каһарманы. — Тик каникулларда без, мәктәп укучылары, колхозда эшли идек. Колхоз кырлары авылның текә биеклегендә. Табигать үзе кояшка якынрак булсын өчен шулай боерган диярсең. Икмәк басуларының башаклары чыннан да тыгыз, авыр була торган иде. Кызу урак өстендә, мәктәп укучылары, өлкәннәр белән беррәттән, мин дә көлтәләр бәйли, басуда чүмәләгә куя идем. Аннары бәйләнгән көлтәләрне атта ашлык эшкәртү урынына алып барасың... 

Хәер, «Ак Чишмә» колхозы игеннәрнең мул уңышы белән генә дан тотмаган. Биредә елның елында төрле яшелчә — помидор, кәбестә, бәрәңге, кишер котырып уңган. Моннан тыш колхоз карбыз- кавыннары белән дә танылган. Нәфисәгә уңышны Ютазы авылындагы базарга илтү йөкләтелгән. Мәктәпне тәмамлагач, аны унике кыз арасында ашлык сугу машинасына эшкә куялар. Бөртеклеләрне, борчак сугуны атлар ярдәмендә хәрәкәткә китерәләр: әйләнеп торучы барабанга, башакларын аска каратып, бер-бер артлы көлтәләр төшерелә. Алардан ашлык суктырыла. Тиз, үзара килешеп эшләргә туры килә. Берсе ат белән идарә итә, икенчесе барабанны күзәтә, өченчесе тырма белән башаклардан аерылган саламны читкә тарта, кемдер саламны эскертли... Тузанлы, авыр эш. Башлыча кызлар, хатыннар мәшгуль була анда. 

... Гомер уза. Нәфисә Урыссуга күчә, кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала туа. Ире Урыссу рудалы булмаган материаллар предприятиесендә эшли, үзе дәваханәдә санитарка була, соңрак Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куя. "Ашыгыч ярдәм«нән пенсиягә дә чыга. Гаилә унике ел баракта яши, алга таба Тукай урамындагы яңа йорттан фатир ала. Шунысы игътибарга лаек, олы яшьтә булуына карамастан, Нәфисә апа өй эшләрен фәкать үзе башкара. Фатирын чисталыкта һәм тәртиптә тота, ашарына әзерли, кыскасы, социаль хезмәткәр ярдәменнән башка көн күрә.

— Азык-төлекне, башка кирәк-яракны улы, минем абыем сатып ала, — ди Мәскәүдән әнисенең юбилеена кайткан кызы. — Ә инде аш яки бүтән ризык әзерләүгә килгәндә — барысын да үзе башкара. Ул гына да түгел, гаҗәеп тәмле пироглар да пешерә әле. Күп еллар бакчага йөрде, кышка төрле ризыклар әзерли иде. Бүген дә безне тормышка уңай мөнәсәбәте белән сөендерә. Тирә-юньдә булган хәлләргә кызыксынуын югалтмый, һәрнәрсәгә аек бәя бирә ала.

Хөрмәтле юбилярны тәбрикләргә район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов килгән иде. Ул юбилярны күркәм гомер бәйрәме уңаеннан җылы сәламләде, чәчәкләр гөлләмәсе, Русия Президентының котлавын, шулай ук районда озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен «Ютазы районына 30 ел» медален тапшырды. Котлауларга Урыссу үзәк район хастаханәсенең ветераннар советы рәисе Людмила Назарова да кушылды.

Роза Әхмәдиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев