Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ватанга тугрылык

Чираттагы ялга хәрби якташыбыз кайтты

Махсус хәрби операция төбәгеннән чираттагы ялга элек Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән якташыбыз Фларис Әхмәтов кайтты. Ул Ютазы районы башлыгы белән очрашты, хәрби тормышы, иптәшләре, алгы сызыктагы хәл-торыш турында сөйләде.
 Хәрби якташыбыз белән очрашу барышында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ватанга тугрылык  һәм илебезне, шулай ук безнең тынычлыкны саклаган өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Фларис Варисович район халкына күрсәткән игътибарлары һәм бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерде, Махсус хәрби операция барган төбәкләргә җибәрелгән посылкалар, мәктәп укучыларының язган хатлары һәр сугышчының күңелен җылыта. Туган яктан килгән һәр хәбәр, һәр күчтәнәч  алар өчен зур шатлык, юаныч ул, бу аларның сугышчан рухын күтәрә һәм җиңүгә ышанычын ныгыта.
"Без сугышчыларыбыз өчен борчылабыз һәм аларның туган районыбызга исән-сау кайтуларын  көтәбез. Сезнең һәрберегез белән горурлык хисе кичерәбез! Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтисез. Ял көннәре кыска булса да, туганнарың һәм дусларың белән күрешүдән дә яхшырак нәрсә юк», — диде очрашу азагында Аяз Шәфыйгуллин. Ул Әхмәтовка яхшылап ял итәргә, көч җыярга һәм җиңү белән кайтырга теләде. 
Туган җиренең саф һавасын сулагач, Фларис Әхмәтов шушы мизгелләр аңа көч, куәт биргәнлеген әйтте. "Ныклы ышаныч белән әйтәм, без көрәшкән тыныч тормыш бервакыт барысы өчен дә чынбарлыкка әвереләчәк", — диде Фларис Варисович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев