Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бәйрәкәлеләр - хәйрия концертында

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында берьюлы берничә датага – Әниләр көненә, инвалидлар декадасы һәм махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм күрсәтүгә багышланган зур чара узды.


- Инвалидлар декадасы турында сөйләсәк, - диде үз чыгышында җирлек башлыгы Альбина Әхмәтшина, - Бәйрәкә җирлегендә мөмкинлекләре чикләнгән 59 кеше исәпләнә. Аларның җидесе – беренче, 19ы - икенче һәм 33е өченче группа инвалиды. Инвалидлар ункөнлеге безгә янәшәбездә мөмкинлеге чикләнгән  кешеләр дә булуы хакында, алар күбрәк игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ икәнлекләрен искәртә. Шул уңайдан, без инвалид балаларның һәм беренче группа инвалид авылдашларыбызның өйләрендә хәл белештек һәм аларга күчтәнәч тапшырдык. 
Бүгенге чара Рәмзия Дәүләтханова җитәкчелегендә мәктәп укучылары, авылның солистлары һәм иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән хәйрия характерында узды. Ягъни билетлар сатудан кергән акча әлеге җирлектән хезмәткә киткән СВО сугышчыларына конкрет ярдәмгә тотылачак. Шуны да әйтергә кирәк, финанс ярдәмен төрле сәбәпләр аркасында концертка килә алмаучылар да күрсәтә.
Авыл клубы сәхнәсе оста артистлар чыгышыннан гөрләп торды. Монда яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә балкыды. Айгөл Латыйпова җитәкчелегендәге «Тургай» хореография коллективын, авыл һәм район дәрәҗәсендә танылган «Таң» инструменталь ансамблен (җитәкчесе Роберт Низамов), «Монлы саз» ветераннар ансамблен тамашачы алкышларга күмде.
 - Безнең авылдан киткән егетләрнең күбесе 1233 нче полкта хезмәт итәләр, - ди авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү ветераны, «Монлы саз» ветераннар иҗат коллективын оештыручы һәм анда чыгыш ясаучы Зәйтүнә Ямаева. - Бүген алар сугышчан позицияләрен алыштыралар. Землянкаларны ныгыту өчен шактый төзелеш материаллары кирәк. Шуңа күрә бүген җыелган акчаның зур өлеше нәкъ менә шушы полк егетләре өчен төзелеш материаллары сатып алуга китәчәк. 
Чара Бәйрәкә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вахитовның вагазеннән башланды. Ул үзенең догаларын гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык кешеләргә, шулай ук хәрби операциянең тизрәк тәмамлануы һәм егетләребезнең исән-сау кайтулары хакына юллады. Махсус хәрби операция темасы Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм отставкадагы подполковник Сирин Хәйруллин чыгышларында да кызыл җеп булып үтте. Хәйрия чарасында шулай ук «АгроМир» ҖЧҖ советы рәисе Сирин Галиев катнашты. Ул ирләре һәм уллары бүген СВО территориясендә хезмәт итүчеләрнең хатыннарына һәм аналарына изге теләкләрен юллады, авыл хуҗалыгы коллективыннан бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, гуманитар ярдәм җыюда бәйрәкәлеләрнең күбесе актив катнаша. Алар җыйган акчага маскировка челтәрләрен үрү өчен материаллар, окоп шәмнәре ясау өчен парафиннар сатып алына. Көн саен эшкә килгән кебек 15ләп хатын-кыз бер көн калмый зур тырышлык белән челтәр үрә. Гомумән алганда, бәйрәкәлеләр СВО территориясенә 63 маскировка челтәре озаткан. Окоп шәмнәре исә җирле мәктәптә коела. Ягъни монда һәркем җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.

Роза Әхмәдиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев