Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Яраткан эш – ярты бәхет

Миңа Урыссу бистәсенең күп кенә предприятиеләрендә эшләргә туры килде.

Хәзер мин пенсиядә. Тормышымнан зарланмыйм. Яшәргә өем, кияргә киемем, ашарга ризыгым бар, пенсия акчасы үземә җитә. Эшләгән предприятиеләремнең җитәкчеләре дә минем эшемне намус белән башкаруымны беләләр. Без предприятиеләрнең уңышлы киләчәгенә ышанып хезмәт иттек, ә алар көтмәгәндә хосусый милеккә әйләнде. Шул ук вакытта хуҗаларның эшче хокукларына игътибары кимеде. Ә милекчеләрнең хокуклары, киресенчә, артты, үзләренә ошамаган кешеләргә капка гына күрсәтәләр, чөнки алмашка эшсезләр күп. Предприятиеләр дәүләт карамагында булганда, алардан кадрлар китүенә борчылу зур иде. Җитәкчеләр эшчеләр язмышына битараф булмады, хәтта төрмәдән кайтасы кешегә дә ышанычлы урын билгеләп, аны ышанычлы эшчегә беркетеп куйдылар. Хәтта эшләргә теләмәгәннәрне дә, үгетләп эшләргә мәҗбүр иттеләр.
Минем "Ютазы таңы" газетасында бастырылган "Бистәм Урыссу" дигән шигыремдәге "Теләге бар - эшләр эш тә таба" дигән юллар уңаеннан миңа дәгъва белдерделәр: "Вәсилә, алдашкансың, теләк бар ул, эш кенә табып булмый", - диделәр. Әйе, мин үзем пенсиядә булгач, күпме кешенең эш таба алмый интегеп йөргәнен күрмәгәнмен бит. Әлбәттә, эш сорап килгән кешегә эш тәкъдим итәләр, әмма юрист - сыер саварга, укытучы - идән юарга, шофер - йөкче булырга теләми бит. Һәркемнең укып алган һөнәре буенча эшлисе килә.
Мин үзем ГРЭСта электр моторларын төзәтүче булып эшләп пенсиягә чыктым. Үз эшемне яратып башкардым, әле дә төшләремдә эшкә барам. Теләк белән эшләмәгән эшнең сыйфаты да начар була.
Без предприятиеләрнең үсүенә, ныгуына өметләндек, тырышып эшләдек. Аларның кайберләренең юкка чыгачагын күз алдына да китерә алмадык. Хастаханәләрдә дару сатып алмыйча, бушлай дәваландык. Югары уку йортларында сә-ләтле балалар бушлай укыды.
Бистә елдан-ел матурлана, үсә. Халык саны да арта. Димәк, эш урыннарын да арттырырга кирәк. Күңеле күтәренке кеше генә матурлыкны күрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев