Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Яшисе килеп яшәргә, эшлисе килеп эшләргә язсын

Кеше тормышында нинди генә бәйрәмнәр булмый? Иң зурысы тормыш сукмагына аяк басканда яраткан тормыш иптәшең белән беренче балаңны кулга алу, дип яза Каразирек авылыннан Фәнис Мөхәмәтшин.

Шундый бәйрәмнәрнең берсендә Яңа Каразирек авылында Фәйзрахман абый белән Гыйльминур апаларның гаиләсендә тәүге балалары дөньяга аваз сала. Бу 1953 елның 20 октябрь көне була һәм аңа Фәрваз дип исем кушалар. Аның ата-анасы бик тырыш кешеләр була, хуҗалыкта һәр эшне төгәл һәм намус белән башкаралар. Балаларны да намуслы итеп тәрбиялиләр. Ул еллар авыл халкына бил бөгеп таякка эшли торган еллар була, биш баланы тәрбияләп үстерү бик ансат булмый.

Мәктәп еллары артта кала. Фәрваз унберенче сыйныфны тәмамлап Совет Армиясе сафларында Украина якларында хезмәт итеп кайта. Яшь чагында терлек тотып өйрәнгәнгә, аны терлекчелектә эшләү мавыктыра.

Ул Буа ветеринария техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап туган авылына "Байкал" колхозына эшкә кайта. Озак еллар хуҗалыкта мал табибы булып эшли. Читтән торып укып югары белем ала. Олылар арасында - олыларча, яшьләр арасында яшьләрчә була белгәнгә һәркем белән уртак тел таба. Эшен бик яратып башкара. Хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс эш өстенә авыл халкының да малларын карарга өлгерә. Ул эшләгән чорда хуҗалыкта терлек башының артуында мал табибының өлеше зур була.

Моны саннар белән раслап китү кирәктер: 1991 елда "Байкал" колхозында терлекчелек саны: мөгезле эре терлек - 1771 баш, дуңгызлар - 841 баш, сарыклар - 2069 баш, атлар - 126 баш була. Һәр баш савым сыерыннан уртача савым - 3175 килограмм. Бу уңышларга мал табибының да өлеше зурдан булмый калмый әлбәттә. Фәрваз үзенең хуҗалыкта эшләү дәверендәмалларның үлеменә юл куймас өчен тырышты. Аның тырышлыгын күреп аны 1995 елда шул хуҗалыкның җитәкчесе итеп куйдылар. Аннан соң районда ветличебницада, Бәйрәкә ветеринар участогын җитәкли. Эшләү дәверендә яшь белгечләрне эшнең нечкәлекләренә өйрәтте. Намуслы хезмәтен билгеләү аның бүләкләре күрсәтә: район һәм республика мактау кәгазьләре шуны раслый.

Тормыш юлында бергә "Уф алла" арбасын тигез тарту өчен тормыш иптәше итеп Әнисәне сайлый һәм ялгышмый. Алар икәүләп бүген дә хуҗалыкларында зур күләмдә мал тотып, мул тормышта яши бирәләр. Аларның ике балалары: уллары Фаил һәм кызлары Гөлшат югары белемле белгечләр. Фәрвазның девизы: "Яшисең килеп яшәргә, эшлисең килеп эшләргә язсын". Нинди тирән мәгънәле сүзләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X