Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Яссы-Тугай авылында яшәүче Рәбига апа Шәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр

Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен Яссы-Тугай авылында гомер кичерүче Рәбига апа Шәйдуллина билгеләп уза. Юбилярыбызның тормыш юлының иң татлы, иң куанычлы еллары авыр сугыш чорына туры килә. Аңа өч яшь чагында аларның әниләре үлеп китә. Моның никадәр авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлар, мөгаен. Авыр еллар була,...

Шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен Яссы-Тугай авылында гомер кичерүче Рәбига апа Шәйдуллина билгеләп уза.


Юбилярыбызның тормыш юлының иң татлы, иң куанычлы еллары авыр сугыш чорына туры килә. Аңа өч яшь чагында аларның әниләре үлеп китә. Моның никадәр авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлар, мөгаен. Авыр еллар була, 3 сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа укуны да ташларга кирәк була, 11-12 яшьтән колхоз кырларында утауда эшләдем, - дип елмая юбилярыбыз.

Аннары сугыш башлана. Әтисе кызны авыр булганга күрә Ташкичү авылында яшәүче бер танышларына җибәрә, янәсе алар хәллерәк. Рабигә апа аларда яшәп кала. Әлеге танышларының ике балаларын караша, өй мәшакатьләрендә булыша, ашарга пешерә, мал караша, бакчада эшли... - Шушы гаиләдә яшәү, мине ачлыктан алып калды. Минем хәзерге көндә дә бу якты дөньяда яшәвемдә, аларның да, һичшиксез, өлеше зур, - дип искә ала Рәбига апа әлеге танышларын.


Еллар уза тора, Рәбига апа да сугыш тәмамлану белән туган авылына, Яссы-Тугайга әтисе янына кайта. Колхозга эшкә чыга. Озак еллар туган авылында сарыклар карауда эшли. 1955 елда үзе кебек үк ятим авылдашы Шәһдуллин Әхсәнгә кияүгә чыга. Башта яшь парга яшәп китүе авыр булса да, алар бирешмәгән. Дөньяга берсеннән берсе чибәр, тырыш биш бала алып кайтканнар. Алар әле бүген дә инде 10 елдан артык урын өстендә булган әниләрен санлап, яклап, һәръяклап ярдәм итеп, бергә-бергә гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Рәбига апа төпчек улы Ленар һәм килене Гөлшат тәрбиясендә яши. Һәр туар таңга сөенеп, 5 баласына, 10 оныгына һәм 7 оныкчыгына терәк һәм кирәк булып тагын да юбилейларны каршыларга язсын әле аңа.


Ә әлеге матур юбилей көнендә аны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Дим-Тамак авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм җирле ветераннар советы рәисе Ренат Миннушинович, бергә эшләгән коллегалар, күршеләр һәм яраткан балалар белән оныклары килгән иде. Кунаклар юбилярга, барыннан да ныграк, сәламәтлек, якты матур көннәр, балаларның һәм онык-оныкчыкларның кадер- хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев