Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Язмышлар күктә языла

Ютазы авылыннан Камил Моталлап улы Кашапов үзенең 101 яшьлеген билгеләп үтте.

Ветеранны олуг юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов, район ветераннар советы рәисе Владимир Петров һәм Ютазы авыл җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина килде.

Ветеранның сәламәтлеге, әлбәттә, мактанырлык түгел. Шул ук вакытта ул үзенә күрсәтелгән игътибарны аңлап һәм бәяләп, бүләкләр, изге теләкләр кабул итеп алды. Бүген Камил Моталлап улы  гаиләсе белән, якыннары кайгыртучанлыгында яши. Әйе, тормыш шулай уза да китә. Безнең язмабыз герое  кайчандыр “чын бөркет” булган. Ул Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башланган. Демобилизацияләү урынына аларның бер өлешен фронтка җибәргәннәр. Сугыш вакытында ул шофер булып хезмәт иткән. Аның тормыш юлында гаҗәпкә калдырырлык үзенчәлекле бер очрак бар.

Сугыш вакытында Кашапов бортлы машинада снарядлар ташыган. Җәй, түзеп булмаслык эссе. Елга яныннан үтеп баралар. Иптәшләре, су коенырга уйлап, суга чума. Камил машинада кала. Күрәсең, Армия уставы болай иркенәергә ирек бирмәгәндер. Иптәшләре аны чакыра башлый:

- Әйдә, суга чум, берничә минут берни дә үзгәртми!

Бераз шикләнеп торгач, ул тиз генә кабинадан чыга да ярга таба китә. Шул вакыт каты шартлау тавышы яңгырый. Егетләр үз күзләренә үзләре ышанмый: снаряд белән тулы машина, кисәкләргә аерылып, күккә оча. Бары бер мизгел эчендә, секунд булганмы ул, әллә минутмы, аңлавы авыр. Менә шуннан соң адәм баласының гомерен минутлар хәл итә дигәнгә ничек ышанмыйсың? Язмышлар әнә шулай күкләр тарафыннан билгеләнә: кемнәргә әле бу якты дөньяда яшәргә дә яшәргә, ә кемнәргә инде җир куенына кереп ятарга...

Соңыннан Кашапов десант-штурм корпусында хезмәт итә. Улы сүзләренә караганда, парашют белән 44 сикереш ясаган. Сүз уңаеннан, аның йорты да 44нче санлы. Ә 1944 елда, яраланганнан соң, ул өенә кайта. Ветеранның иң кадерле бүләге - генералны әсирлеккә алганга бирелгән «Батырлык өчен» медале.

- Ул сугыш турында сөйләргә яратмый, - диләр балалары.

Бу аңлашыла да. Кешеләрнең бер-берсен үтерүендә нинди яхшылык бар? Кеше сиңа иптәш булганда, кирәк чакта ярдәм кулы сузганда гына яшәве рәхәт. Ә без киләчәк буын нәкъ менә шулай яшәр, дип өметләнәбез.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X