Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссулы Андрей Смолнцев һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте

Советлар Союзы җимерелгәннән соң, дәүләтне үзгәртеп кору белән бәйле тергезелгән эшмәкәрлек, безнең районны да урап узмады: Андрей Смоленцев аның көчле бер вәкиле.

Сүз уңаеннан, ул быел үз эшен ачуының 20 еллыгын билгеләп үтә. Барысы да 1996 елда башлана. Ул башта Урыссу бистәсендәге азык-төлек кибетен сатып ала, аннары - тагын берничә кибетне. Вакыт узгач, аның эшмәкәрлеге күп профильле юнәлеш ала. Бу дөрес карар, аеруча бу дөньяда үзе турында даими рәвештә икътисадый тотрыксызлык белгертүен исәпкә алсак. Ә аны үзгәрешләргә әзер торырга тормыш үзе өйрәтә. Башта Смоленцев зур спорт турында хыяллана. Мәктәп эскәмиясеннән үк спорт белән шөгыльләнә - ул өстәл теннисы буенча спорт мастеры. Шуңа күрә, югары уку йортына керергә вакыт җиткәч, ул Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын сайлый, аны 1984 елда кызыл дипломга тәмамлый. Спортны ул армиядә дә ташламый, ә сроклы хезмәтне Андрей Смоленцев Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең спорт ротасында уза.

- Мин ротадашларымның, офицерлар составының гомуми физик әзерлеге өчен җаваплы идем, - ди мәкаләбез герое. - Кешеләр миңа тартыла, сүземә ышана иделәр. Лидерлык сыйфатларына килгәндә, алар миндә мәктәп елларыннан дип уйлыйм.

- Сезгә акыл белән эш итмәү хасмы?

- Юк, мин һәрвакыт эш-гамәлләремне уйлап башкардым, намусымны яшьтән сакладым... Өстәвенә, әхлакый сыйфатлары булмаган "кайнар башлы" егетләрнең "болганчык" акыллары белән ишетеп кенә таныш түгелмен. Андыйлардан мин армиядә утлы корал ярасы алдым. Шуннан бирле спорт белән хушлашырга туры килде.

Германия нәрсәләр белән истә калды, дигән сорауга, үзенә хас ачыктан-ачык әңгәмә кору гадәте белән җавап бирде:

- Бу югары үсеш алган мәдәниятле, хезмәт сөючән, оешкан, талантлы халык иле. Сүз уңаеннан, бу халык үзенең һәлакәтле ялгыш карашларын таный алды. Моның аркасында Германия ун ел эчендә үз гражданнарына социаль гарантияләрне кайтара.

Смоленцевка, гомумән, теләсә нинди милләт вәкилләренә ихтирамлы тон хас. Ул кайчандыр Чернобыль атом станциясеннән бер чакрым ераклыкта урнашкан Припять шәһәрендә эшләгән һәм Украинадагы бүгенге "милләтчеләр башбаштаклыгын" йөрәгенә якын алып кичерә. Ул ЧАЭСтагы авариядән арындыручылар арасында Украина, Белоруссия, Молдавия һәм Россия территорияләрендәге радиоактив пычранулар мониторингы буенча килешүләр белән шөгыльләнә. Биредә коммерция бүлеге начальнигы әлеге өлкәдә беренче тәҗрибә туплый. Соңыннан, 90нчы еллар башында, ул Мәскәүдә азык-төлек кибетенең башкаручы директоры булып эшли, Казан фирмаларының берсенең, ул анда директор урынбасары вазифасын башкара, акцияләре өлешенә хуҗа була. 1996 елда исә туган якларына, Урыссу бистәсенә әйләнеп кайта. Гомуми туклану, кунакханә бизнесы, мәдәни-күңел ачу өлкәсе - аның әлеге юнәлешләрдәге эшмәкәрлеге уңышлы. Шул ук вакытта авырлыклар, әлбәттә инде, һәрвакыт була.

- Тикшерүче органнар басымы, федераль сәүдә челтәренең кече эшмәкәрлекне кысрыклавы, сыгылмалы кредит сәясәтенең булмавы һәм, икътисади санкцияләр белән бәйле чит ил продуктлары ассортименты чикләнүе, тулаем халыкның сатып алу сәләте кимүе - болар эшмәкәрлектә яхшы яктан чагылмый. Шул ук вакытта минем барлык проектларым да рентабельле һәм Урыссуда гына да түгел. Моның эшмәкәрлекне оптимальләштерү белән бәйле булуы, минем производствоны киңәйтүгә караганда, сыйфатны артык күрүем көн кебек ачык, - дип билгели Смоленцев.

Бүген ул 80 кешене эш урыннары белән тәэмин иткән, ай саен барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 100 мең сумнан артык салым түли, 200 мең сумнан артык акча коммуналь түләүләргә китә, кыскасы, эш белән дә, сүз белән дә Лугансктан һәм Донецктан дүрт гаиләгә ярдәм итә. Әйе, тормыш аны даими тонуста тота. Смоленцев, мәшгуль булуына карамастан, җәмәгать эше белән шөгыльләнә - районның иҗтимагый советы әгъзасы булып тора, җирле либераль-демократик партия оешмасы, "Чернобыль берлеге" һәм район эшмәкәрләре иҗтимагый оешмалары рәисе булып тора. Җанына ялны балык тотуда һәм аучылыкта таба. Өч елга - Ык, Кама һәм Агыйдел елгалары арасында шундый урын бар, ди. Ул бирегә атна саен сәяхәт кыла. Биредә еллар буе сыналган иң яхшы дусты белән төзелгән шәһәр артындагы йортындамы, вилласындамы (ничек атасаң да мөмкин) ул дөнья һәм үзе белән гармониядә яши. Нәкъ менә әлеге оҗмах почмагында, табигать белән күзгә-күз очрашып, ул энергия, тормышны яхшырту өчен көч туплый. Бераз пафослы яңгырагандыр, бәлки, глобаль мәгънәдә - тулысы белән дөрес. Һичшиксез, гаилә ролен дә киметеп булмый, бу, үзе билгеләвенчә, аның ышанычлы тылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев