Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнебай Миннекәй улы Миннекәевның олуг юбилее

Урыссу бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Миңнебай Миннекәй улы Миннекәев бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул Татарстанның Кукмара районында туган. 1940 ел ахырында вербовка буенча Пермь краена җибәрелә, анда тимер юлда эшли башлый. Унсигез яшьлек егет 1942 елның августында Чусовск шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Хәрби хәзерлекне безнең якташыбыз Ленинград җәяүле гаскәрләр училищесында уза. Яшь солдат Курск дугасы өчен барган канкойгыч сугышларда катнаша һәм авыр яралана.

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән карт фронтовикны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Озын гомерле райондашыбыз истәлеккә кыйммәтле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын кабул итеп алды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев