Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бердәмроссияле Әнисә Гариф кызы Зиннәтованың гомер бәйрәме

Димтамак авылында яшәүче хезмәт ветераны Әнисә Гариф кызы Зиннәтовага 10 февральдә 90 яшь тулды.

Тумышы белән ул Ишморат авылыннан. Кызылбасу авылында башлангыч белем алган Әнисә апа хәзер инде исемнәре тарих битендә генә калган әлеге торак пунктларны сагынып искә ала. Аеруча Ишморат авылы урынындагы зиратның ташландык хәлгә килүе аның йөрәген телгәләп тора.

Акбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаган кыз колхозда эшли. Урман кисә. 1949 елда Горький шәһәренә торф чыгара. “Беркайчан да эштән куркып тормадым. Эшләп үлми кеше, чирләп үлә”, - дип сөйләүче тыл хезмәтчәне лаеклы ялга чыкканчы “Правда” колхозында терлекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән гомер бүләк иткән алты баласын да ул гадел һәм тырыш кешеләр итеп тәрбияли. Шуңа күрә бүген ул хан сараен хәтерләтүче йортта яши. “Балаларым бердәм булып җиткергән йорт бу”, - диде ана горурлык хисе белән.

Хезмәт ветераны Әнисә Гариф кызы Зиннәтованы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, “Бердәм Россия” партиясенең Ютазы җирле бүлеге вәкиле Елена Коваль, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәлямов һәм балалары тәбрик итте.

Юбиляр кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшиннан һәм “Бердәм Россия” партиясенең генераль советы сәркатибе Андрей Турчактан адреслы хатлар кабул итте.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев