Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әбсәләм авылыннан Нәзирә Миңнеәхмәтованың зур юбилее

Әбсәләм авылында гомер итүче хезмәт ветераны Нәзирә Фазлый кызы Миңнеәхмәтова бүген 90 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.

Башкортстанның Мулино авылында дөньяга килгән кызның тормышы бик катлаулы була. Сабый чагында ук әнисен югалткан сабый әтисе белән әбисе тәрбиясенә кала. Бераздан аны Әбсәләм авылында яшәүче туганнары Минниса апа белән Фәррах ага үзләренә алып кайта. Алар аны үз кызлары кебек тәриялиләр.

Сугыш чорының бөтен авырлыгын кичергән Нәзирә апа тыныч тормышта юл төзи, Әпсәләм комбинатында эшли. Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнгән эшчесен хезмәт коллективы торак белән тәэмин итеп тә шатландыра.

Ә бүген, олуг юбилее көнендә, Нәзирә Фазлый кызы Миңнеәхмәтованы тагын да шатлык хисенә күмеп, кунаклар җыйналды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлназ Кубашева, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Миңнегөл Мөстафина тәбрик итте. Алар хезмәт ветеранына район җитәкчелеге исеменнән кыйммәтле бүләк, РФ Президенты Владимир Путин имзасы салынган котлау хаты тапшырды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев