Бәйрәкәле Тәнзилә Мәрданшина гәҗит тә укый, бүләк тә ала
“ТАТМЕДИА” акционерлар җәмгыяте үз әбунәчеләре арасында кыйммәтле һәм кызыктыргыч призларга бәйгене беренче тапкыр гына уйнатмый.
Бәйрәкә авылыннан Тәнзилә ханым Мәрданшина да әлеге бәйгедә тәүге тапкыр катнашмый. Беренче тапкыр аңа уңыш елмаймый, әмма ул үз ниятеннән кире кайтмый. Янәдән үз бәхетен сынап карарга була. “Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт”, - ди безнең укучыбыз.
Ул 2020 елның беренче ярты еллыгына “ТАТМЕДИА” җәмгыяте нәшер итә торган өч төрле матбугат басмасына язылган. Шуларның берсе – “Ютазы таңы” район гәҗите. “Алган көнне үк укып чыгарга өлгермәсәм, берникадәр вакыттан соң әйләнеп кайтып, барыбер укып чыгам. Өстәвенә, район гәҗите яңа версткада чыга башлады”, - диде ул “ТАТМЕДИА” җәмгыяте юллаган кызыктыргыч призны алырга килгәч.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев