Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Какылы Күл авылы гүзәл затлары бер сәхнәдә

Әле күптән түгел генә республика программасы буенча тергезелеп, ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү тантанасында Какылы Күл авылы клубы тәрәзәләрендә һәрвакты ут балкып торсын дигән теләк яңгыраган иде.

Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә оештырылган бәйрәм концертын да алар зурлап уздырган. Клуб хезмәткәре Фәйрүзә Мортазина хәбәр итүенә караганда, программа 20 номердан торган. Бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган Розалия Абдрахманова скетч уйнау өчен сәхнәгә чыкырган Алия һәм Лилия Хәбибуллиналар, иң матур җырлары белән халык каршына чыккан Винера Исмәгыйлева, Фирдәвес Мортазин, Рәсимә Шакирова, ялкынлы биюләре белән сәхнә тоткан Тамара Садыйкова, Фәйрүзә һәм Фирдәвес Мортазиннар, Сәрия Галимуллина, Гөлназ Маликова чыгышларын авылдашлар яратып кабул итте, дип фикере белән уртаклашты Минҗиан апа Зарипова. Бәйрәм концертына балалар -  кечкенә артистлар да үз өлешен керткән.

Ильмира ГАЛИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев