Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кечеурыссулы Хәдия Шакир кызы Шакированың олуг юбилее

Кече Урыссу авылында яшәүче Хәдия Шакир кызы Шакирова ирле гаиләләргә өлге итеп куярдай тормыш белән яши

Әлеге хәрәкәтчән һәм тынгысыз апага табигый яшен бирү мөмкин түгел. Гомер буе кулыннан балта һәм чүкеч төшмәгән юбилярның хәзер дә йорт-җире чисталыктан балкып тора, бакчасында чүп үләнен эскәк белән дә эзләп таба алмыйсың. Аны олуг юбилее белән котларга дип килгән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев кыш көннәрендә капка төбен кардан күз ачып йомган арада чистартып куючы 90 яшьлек авылдашын мактамыйча түзеп кала алмады, авылның ветераннар советы рәисе Гөлсинә Әхмәтҗанова да терәлеп торган күршесенең әле дә булса кулыннан китмән төшмәвен сокланып сөйләде.

Хезмәт ветераны, күп бала анасы Хәдия Шакир кызы Шакированы матур юбилее белән районның социаль яклау бүлеге белгечләре, җәмәгатьчеләр тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз РФ Президены Владимир Путиннан да котлау хаты кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X