Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хөснулла ага Галимуллин гаилә җылысын тоеп яши

Бөек Ватан сугышы елларында япон самурайларына каршы көрәшкән Хөснулла Галимулла улы Галимуллинга 15 сентябрьдә 92 яшь тулды. Ефрейтор Галимуллин үз йорты бусагасын атлап кергән кунакларны чын солдатларга гына хас төз гәүдәсенә күп санлы орден һәм медальләр белән бизәлгән кителен киеп каршы алды.

Хөснулла Галимуллин Шаран районының Зирекле авылында дөньяга килә. Утлы сугыш юлларын гизеп кайткан фронтовик гаилә кора, Урыссу бистәсендә йорт җиткергән хатыны белән озак еллар яши, тимер юлында эшләп лаеклы ялга чыга. Кызганыч, Хөснулла аганың хәләл җефете вафат булганга инде шактый еллар узган, аңа бер баласын югалту ачысын да татырга тулы килгән. Нишләмәк кирәк, тормыш табулардан һәм югалтулардан тора. Шуңа күрә Хөснулла Галимуллин булганына шөкер итеп, әрвахларга рухына дога укып, сәдака биреп яши. Хәер, ветеран аның белән гел янәшә булган кызы, оныкларының кайгыртуын тоеп гомер итә. Мәскәү өлкәсендә гомер итүче улы да ел саен әтисе туган сентябрь аенда туган нигезенә кайтып, газиз кешесе белән янәшә булу традициясен менә инде егерме елдан артык саклап яши. Бу юлы да алар бергә җыелып газиз әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны өчен җылы гаилә бәйрәме оештырган.

Җиде ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган сугыш ветеранын туган көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Әйтеп бетергесез авыр шартларда, кайвакыт сәламәтлекләре, хәтта гомерләре бәрабәренә халкыбыз тынычлыгын яулап алган буын вәкиленә алар ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев