Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кәрәкәшле авылында яшәүче тапкыр телле Мәгъсүмә әби

Шушы көннәрдә Кәрәкәшле авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Мәгъсүмә Мөхәммәтгали кызы Хәбипованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте.

 Аны котларга районыбызның мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Кәрәкәшле авыл җирлеге вәкилләре килде. Алар Мәгъсүмә әбигә матур котлау сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин исеменнән юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк иттеләр.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Мәгъсүмә әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле Мәгъсүмә әби хәзерге көндә кызы тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа барысы да сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. Юбилярыбыз турында тулырак мәгълүматны газета битләреннән укып белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X