Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссулы Серафима Васильевна Матвееваның гомер бәйрәме

Район үзәгендә яшәүче Серафима Васильевна Матвеевага кичә 90 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәнен гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Серафима Васильевна Томбов өлкәсендә туган. Кызчыкка яшь ярым булганда, гаиләдәге биш баласын ятим калдырым, әниләре вафат була. “Безне әти тәрбияләде. Ул бик мәрхәмәтле кеше иде”, - дип газиз кешесен искә алды юбиляр.

Сугыштан әйләнеп кайткан өлкән абыйсы 17 яшьлек Серафиманы үзе белән Оренбургка алып китә. Кыз хезмәт юлын җирле оешмаларның берсендә телефонистка булып башлый.

- Бу вакытта Урыссу бистәсендә минем апам яши иде. Ул Урыссу ГРЭСында химия цехы начальнигы булып эшләде. Аның чакыруы буенча мин бу якларга килеп урнаштым, - дип яшьлеге турында сөйли Серафима Матвеева.

Кыз Урыссу бистәсендә үз язмышын очрата. Кияүгә чыга. Ире белән алтмыш ел гомер итә. Балалар үстерәләр. “Безнең династия – күп милләтле династия. Безнең арада татарлар да, еврейлар да, башкортлар да бар. Россиянең төрле почмакларына сибелсәләр дә, без барыбыз да дус һәм бердәм яшибез”, - диде ул горурланып.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев