Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссулы Варвара Щербининага – 90 яшь

Урыссу бистәсендә 62 ел гомер итүче тыл хезмәтчәне Варвара Алексеевна Щербининага бүген 90 яшь тулды.

Варвара башкорт кызы. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 12 яшь була. Дүрт кенә сыйныф белем алырга өлгергән үсмер бала колхоз эшенә җигелә. 1952 елда ул Урыссу бистәсенә күченеп килә һәм Агач эшкәртү комбинатында эшли башлый. Шунда ул булачак ирен очрата. Өч елдан соң кавышкан Варвара һәм Василий Щербининнар 64 ел гомер итә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, әмма алар сигез ел элек бер улларын югалталар. Тик ир белән хатын бер-берсенә терәк булып, шатлык һәм кайгыларны уртак итеп, матур итеп тормыш көтә. Аларның бер-берсенә булган хөрмәт һәм юмор хисе, тормышка оптимизм белән караулары тирә-яктагы кешеләргә дә күңел көрлеге бүләк итә.

Хезмәт ветераны Варвара Алексеевна Щербининаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм туганнары тәбрик итте. Юбилярга кыйммәтле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путин имзасы куелган котлау хаты тапшырылды.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев