Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Язгы каникулларда Ютазы районы укучылары өйдә утыра

Коронавирус инфекциясеннән саклану максатыннан, укучылар язгы каникулларга гадәттәгедән иртәрәк китте.

Шулай булуга да карамастан, укучылар бүген әти-әниләре белән берлектә дистанцион укуга күчәргә әзерләнәләр. Кичә әлеге уңайдан районда эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Ильсур Һадиуллин булып китте. Очрашу барышында педагоглар белем бирү платформасын сайлауның үз күзаллаулары белән уртаклаштылар һәм интерактив белем бирү онлайн-платформаларын куллану мөмкинлекләрен күрсәттеләр. 
Каникуллар чорында әби-бабайларда кунакта булырга, яисә чит илләрдә гаиләләре белән ял итәргә яраткан балалар, бу юлысы өйдә утыруны кулайрак күрә. Мәсәлән, редакция хезмәткәрләре дә әти-әниләрен инфекция таралудан саклау нисбәтеннән балаларын өйдә тотуны уңышлы санадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев