Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы авылы ветераны Ягъфәр Сираевка 92 яшь

Бүген үзенең 92 яшен Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Ютазы авылында гомер кичерүче Ягъфәр ага Сираев билгеләп уза.

Ягъфәр аганың бөтен гомере диярлек машина руле артында уза. Азнакай районының Уразай авылында туган егет бер яшендә ятим кала. Бертуган апасы Фатыйма белән Ягъфәрне туганнары тәрбияләп үстерә. Сугыш елларында башка бик күп балалар кебек үк колхозда эшли. Уналты яшендә армиягә алына. Ике ел буе Балтик буенда хезмәт итә. Соңыннан биш елга аны Ерак Көнчыгышка авиация частьләренең берсенә укчы итеп җибәрәләр. Армия сафларыннан әйләнеп кайткан егет Ютазыга туганнары янына яшәргә кайта, аның бөтен хыялы шофер булып эшләү була. Хыялын тормышка ашыра. Җәмилә исемле кызга өйләнә, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы машина руле артыннан төшми. Кызганычка каршы тормыш иптәше генә бик иртә дөньядан китә. Бүгенге көндә Ягъфәр ага кызлары һәм киявенең кадер-хөрмәтендә бик кадерле кеше булып гомер кичерә.

Аны әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәргә Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллина һәм җирле ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев