Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы авылында яшәүче Гөлчирә апа Аксанова бүген үзенең 90 яшен билгеләп уза

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде тугыз дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. Нәкъ шушы олы юбилее, 90 яшьлеге белән Гөлчирә әбине котларга якыннары җыелды.

Бар гомере фидакәр хезмәт белән узган юбиляр бүгенге көндә дә тик тора торганнардан түгел. Фатирына килеп керү белән чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора, көн тудымы плитә янында тәмледән-тәмле ризыклар әзерли ул.

Үзен котларга килүләренә чын күңеленнән чиксез шат булган ветеран иң беренче булып үзенең тормыш юлын сөйләргә кереште. 

  • Әти-әнием Акбаш авылыннан, әмма мин Ютазыда туганмын, -

дип сөйләп китте юбилярыбыз. - Уку безгә тәтемәде инде ул.  Әти сугышта катнашып, пленнарда булып, туган җиребезгә исән-имин килеш әйләнеп кайтты. Бик авыр вакытлар иде, шуңа күрә укуны ташларга туры килде. Гаиләдә дүрт бала идек, инәки заготконторада эшли иде. Кечкенә чакта без балалар да шунда әнигә ияреп барып бераз акча таммас микән дип, үлән йолкырга бара идек, - дип балачак елларын искә алды Гөлчирә Аксанова.

         Күп балалы гаилә начар гына йортта яшәгән, ул җимерелеп беткәч, әни кеше дүрт баласын ияртеп заготконтора директоры янына китә. Директор башта бик ачуланса да бер көтү бала белән килгәнгә, дүрт баланы кызганып булса кирәк, барактан аларга яшәү өчен урын бирә.

         Эш авыр дип беркем дә зарланмады, балалар булсак та, үз хезмәтебез белән фронтка, солдатларга булышуыбызны яхшы аңлый идек, - дип искә ала ул авыр елларны юбиляр.

         Заготконторада эшләү җиңел булмый. Икмәкне капчык-капчык аркага салып ташыганнар. Соңрак Гөлчирә Җәләлетдин кызы авылдагы пекарняга эшкә күчә. Бераз җыештыручы булып эшләгән кыз икмәк пешерү серләренә дә тиз төшенә һәм лаеклы ялга чыкканчы пешекче булып хезмәт итә. Әле бүгенге көндә дә ул якыннарын һәм туганнарын тәмле-тәмле пироглар пешереп сыйларга ярата.  

         Бүгенге көндә Гөлчирә апа улы тәрбиясендә көн күрә. Балаларын да үзе кебек тырыш, итагатьле, тәртипле итеп үстергән. Әлеге күркәм юбилее уңаеннан аны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар Советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Җәләев һәм җирле ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина тәбрик итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X