Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы балалары: кем бәхетле, кем юк?

Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча һәм аларның мәнфәгате сагында торучы ведомствоара комиссия әгъзаларында кичә узган рейд вакытында шок хәле тудырырдай күренешләр аз булмады – зәңгәр экраннар аша күрсәтелә торган “Мужское и женское”, “ДНК” һәм башка шундый популяр телетапшырулар бер читтә торсын.

Исереккә диңгез тубыктан

Комиссия әгъзалары үз эшен Урыссу бистәсендә башлады. Шәхси секторда урнашкан йортларның берсенең ишеген озак шакырга туры килмәде – кул тиюгә ачылып киткән ишек артында хуҗалар күренмәде. Бусагадан ук борынга килеп бәрелгән шакшы ис үк йорт эчендәге хәлләрнең мөшкел булуы турында хәбәр итте. Юл өстендә калган чираттагы бүлмәдә бер ир-ат йоклап ята. Икенче бүлмәдә, мәйданына караганда, кунак бүлмәсе булырга тиеш, әлбәттә, чисталыгы буенча түгел, лыч исерек хатын-кыз диванда аунап ята. Ярый әле анысы күзен бераз ачып, телен әйләндереп сүзен әйтә алды. Комиссия белгечләрен әлеге өлкән кешеләрнең хәле түгел, ә алар белән бергә яшәргә тиеш булган бала язмышы борчыды. Чөнки мондый шартларда әдам баласы түгел, хайван да яши алмас иде, ышаныгыз. Әби кеше исерек булса да: “Мин ул баланы карага бурычлы түгел”, - дип үз позициясен белдерде.

 

Кеше бәхетле булыр өчен туа

Район авылларының берсендә яшәүче гаиләдә беренче карашка гына проблемалар юк кебек тоела. Җыйнак йорт. Бүлмәләрдә җылы, якты һәм тәртип. Өстәлдә җиләк-җимешнең төрлесе куелган. Кызганычка, коммуналь уңайлыклар йорт эченә кермәгән. Суны урамдагы колонкадан ташыйлар, пычрак суны чыгарып түгәләр. Әмма бүлмә уртасында урнаштырылган балалар арбасында бар дөньяга кызыксынулы карашын төбәп торган сөйкемле сабый тормышның бар ыгы-зыгысын оныттырырга мәҗбүр итә. Өсте-башы чиста, уенчыгы кулында. Янәшәдәге шкафта бала ризыклары төрлесеннән тезелеп киткән. Бар да бар. Тик ана юк. Әни назын алмаштыру өчен бар тырышлыгын куйган әби кеше оныгы өчен мөмкин булган шартларны тудырырга тырышкан. Патронажга килгән авылның шәфкать туташлары да аның сәламәт булып үсүен билгеләп узды. Тик менә гомер бүләк иткән аналарының гына кайда йөрүе билгеле түгел. Шуңа күрә әби кеше оныкларына опека рәсмиләштерү гозере белән районның тиешле хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән.

 

Кайгыдан көчле шәхес

Районда ятим калган балалар саны 2020 елда тагын бергә артты – авырып вафат булган кызының балигълык яшенә җитмәгән баласын асрамага алу өчен рөхсәт сорап килгән әби кешенең яшәү шартларын тикшерү – мөһим эшләрнең берсе. Комиссия белгечләре әлеге миссия белән йортка килеп кереп озак та тормады, мәктәптән кайтып кергән кызчык әбисенең җылы куенына сырылды. Әби белән бала арасында яхшы мөнәсәбәт булуы әллә каян ук сизелеп торды, гәрчә әлеге ике кешенең берсе газиз баласын, икенчесе сөекле әнисен мәңгелеккә югалту кайгысы йөрәкләреннән кан булып саркып торса да...

 

Пычракка каткан тормыш

Авылларның берсендә социаль имин булмаган гаилә яшәве турында хәвефле хәбәрләрнең бер тапкыр гына килеп ирешмәвен исәпкә алып, рейдка чыккан район комиссиясе әгъзаларына әлеге гаилә яши торган йортны эзләп, әлләни озак йөрергә туры килмәде. Ышаныгыз, балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче комиссия белгечләрендә еллар белән интуиция шулкадәр көчле үсеш ала ки, аларга имин булмаган шартларда яши торган гаиләләр йортын ачыклау бернинди кыенлык тудырмый. Бу юлы да аяклар үзеннән-үзе алып килгән ишек алды безне бозау үләксәсе белән каршы алды. Булмас димә, дөнья бу! Әмма безне шок хәленә керткән күренешләр моның белән генә бетмәде. Үзенә калганда, заманча төзелеш материалы белән төреп алынган йортка узабыз. Ару хуҗаның мал торагы да чистарак, валлахи. Әйтеп аңлата алмаслык сасы ис, пычрак идәннәр, пәрәвез оялары асылып торган түшәм, еллар буена да сабынлы су тимәгән газ плитәсе һәм савыт-саба, җимерек йорт җиһазлары, ниндидер төссез чүпрәкләр эленгән тәрәзәләр,  аяк чолгавын хәтерләтүче урын-җир кирәк-ярагы... Болары да әле бер хәл. Өйдә яши торган берсеннән-берсе кечкенә балаларның каткан киемнәреннән без тәмам өнсез калдык.

Комиссия әгъзалары бу гаилә әгъзаларына йорт-җирне тәртипкә салырга бер атна вакыт бирде. Киресенчә булганда, ул социаль имин булмаган гаиләләр исемлегенә куелачак һәм катгый контрольгә алыначак. Киләчәкне исә вәзгыять үзе билгели.

Берни белән дә аерылып тормый торган шундый ук тагын бер гаилә районның гел икенче өлешендә яши булып чыкты. Өй эче тулы мәче, еллар буена да су тимәгән аш бүлмәсе, шакшы йокы бүлмәсе, хлам белән тулган веранда... Мондый тулы санитариядә яшәүнең сәбәбен прописка юклыгы белән аңлатырга тырышкан гаилә башлыгының позициясен аңлау гомумән кыен булды. Ике сабый үсеп килә торган йортта тәртип һәм чисталык урнаштыру өчен прописка кирәкми. Без бит төзелеш эше алып бару турында сүз алып бармыйбыз.

Әлеге ике гаилә әгъзаларын өченче бер гаиләгә алып барасы иде. Әти кеше бер ялгызы өч бала тәрбияли. Бер-бер артлы үсеп килүче кызлары мохтаҗлыкта үсмәсен өчен, ул ике урында эшли. Кирәк бит, ишек алдыннан ук безне бау тутырып эленгән юылган керләр каршы алды. Йорт эче дә, хуҗабикәле тораклар белән чагыштырганда, күпкә чиста һәм тәртипле булып чыкты.

“Ни өчен син әти-әниеңне яратасың?” – дип балалардан сораганда, алар арасында: “Тәмле ризыклар ашаткан һәм матур кием сатып алган өчен...”, - дигән җавап биргәннәре бар. Шул ук вакытта “Мине яратып һәм назлап үсергән, минем белән серләремне уртаклашкан өчен”, - дигән җавап кайтарган сабыйлар да шактый. Без булган гаиләләрдә үсә торган балалардан әлеге җавапларның берсен дә ишетмәскә мөмкин. Бик кызганыч.

 

  

 

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев