Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы егетләре армиягә китә

Кичә район мәдәният йортында армия сафларына алынучыларның көзге чакырылыш көне узды. Чараны оештыручылар булачак солдатларны бәйрәм концертына җыйганнар иде.

Егетләрне бәйрәм белән районның башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше бүлеге урынбасары  Равил Шәрипов, Ильяс хәзрәт, ТР хәрби комиссариаты бүлегенең Баулы шәһәре Баулы һәм Ютазы районнары начальнигы Ильшат Хәлитов сәламләде. 2018-2019 уку елында  хәрби хезмәт нигезләре буенча гражданнарны әзерләүдә ирешкән уңышлары, намуслы мөнәсәбәтләре өчен район мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга Илшат Хәлитов исеменнән грамоталар тапшырдылар.  Үзләренең музыкаль котлауларын, теләкләрен һәм бәйгеләрен район мәдәният йорты артистлары әзерләгән иде, ә “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле энергияле биюләре белән сөендерделәр.

Бу көнне ике егет военком кулыннан беренче чакыру кәгазьләрен алдылар. Алар армия сафларына  инде 23 октябрьдә үк кузгалакчаклар. Аларга көч, уңышлар һәм тизрәк туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләп калыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев