Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

«Балкыш» талантлар җыйды

Район мәдәният йортында ветераннар арасында VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең төбәк өлеше ачылды.

Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов сәламләде. Коллективларның күпкырлы талантын һәм иҗади осталыгын ассызыклап, ул барысына да алкышлар, яхшы, уңай кәеф, уңышлар теләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзешчән артистларның чыгышлары бер көн белән генә чикләнми. Беренче көн авыл җирлекләренең, икенче көн сәнәгать предприятиеләренең иҗади коллективларына багышлана. Ә иң яхшы чыгышларны жюри гала-концертка тәкъдим итәчәк. Тәүге чыгышлардан соң ук иң яхшыларны сайлап алуның җиңелләрдән булмаячагы ачыкланды.

Шулай итеп, концертның беренче өлешендә үз чыгышларын Кече Урыссу, Кәрәкәшле һәм Яссытугай авылларының мәдәният йортлары талантлары тәкъдим итте. Икенче өлештә Иске Урыссу, Әбсәләм һәм Көрәшбүләк коллективлары чыгыш ясады. Өченче өлештә — Акбаш, Бәйрәкә, Иске Каразирек һәм Яңа Каразирек авыл мәдәният йортлары артистлары үз осталыкларын күрсәтте. Дүртенче өлештә Ютазы, Урал мәдәният йортлары һәм, ниһаять, бишенче өлештә Салкын Чишмә һәм Бәйрәкәтамак мәдәният йортлары тәкъдим ителде. 
Концертның һәр билгеләнгән өлешеннән соң бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, фестиваль һәр гаиләнең һәм ветеранның өлеше зур булган Бөек Җиңүгә багышланды, аларның күбесе — сугыш чоры балалары. Сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады, биючеләрнең чыгышы алкышларга күмелде. Бу иҗади дуслык концертында тынычлыкны, намуслы хезмәтне, тормышны данлаучы күпмилләтле төбәгебездә яшәүче ветераннар иҗади осталыкларын күрсәтте.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев