Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Ютазы ветераннары район сәхнәсендә балкыды

Ветераннар һәм пенсионерлар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең муниципаль өлеше дәвам итә.

Фестивальнең икенче өлешендә учреждение һәм предприятие ветераннары үз концерт программасын тәкъдим итте. Җырлар, шигырьләр, сәнгатьле сызгыру, хорда җырлау, сәхнәләштерелгән күренешләр, гармун моңнары... Фестивальнең һәр өлешендә иң яхшы башкаручылар билгеләнде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителгән күркәм чыгышлар Ютазы районының, ветераннарыбызның никадәр талантлы булуын тагын бер кат раслады.

Район җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов сәламләде. Барысына да уңышлы чыгышлар теләп, ул сөйкемле ханымнарны үткән Әниләр көне белән котлады.

Фестивальнең жюри составына район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гүзәл Латыйпова, районның Көмеш волонтерлар рәисе Зоя Глушкова, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рима Муллагалиева һәм башкалар керде.

Исегезгә төшерәбез, иң яхшы чыгышлар районда узачак гала-концертка, ә аннары – фестивальнең төбәк өлешенә үтәчәк. Безнең ветераннар арасында да Казанда узачак концертта катнашучылар, һичшиксез, булыр, дип ышанасы килә. Күркәм гадәт буенча, чара ахырында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев