Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Татарстанның 2 меңнән артык укучы һәм студенты «Профессионаллар» һөнәри осталык һәм Югары технологияләр чемпионатларының төбәк этабында катнашачак

Әлеге 300 артык компетенция буенча ярышлар республикада 12 февральдән март ахырына кадәр узачак. Ярышлар һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында гамәлгә куела.

«Узган елда россиякүләм яңа һөнәри осталык хәрәкәте старт алды. Ул Россиянең „WorldSkills“ хәрәкәтендә булган тәҗрибәсенә нигезләнгән. Чемпионат хәрәкәтенең уңай һәм регион өчен мөһим яклары күп. Чемпионат нәтиҗәсендә катнашучыларны эш урыннары белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла», — дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дәүләт ярдәме системасы шулай ук Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә дә каралган. Алтын медаль иясе 150 мең сум күләмендә бүләк алачак, көмеш — 125 һәм бронза медаль — 100 мең сумга лаек булачак.

Төбәк этабында барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашачак. Аларның 2200 — катнашучылар, 1800 кеше — эксперт-остазлар, баш экспертлар — 310 кеше. Шулай ук 310 техник администратор, 650 бәйсез һәм индустриаль экспертлар җәлеп ителәчәк һәм 900 волонтер булачак. Үткәрү якынча 87 мәйданчыкта каралган. Аларның 20 төрле муниципалитетларда урнашкан.

«Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финал этабын 29 ноябреннән — 3 декабренә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә оештыру планлаштырыла. Ә Югары технологияләр чемпионатының финал этабы Бөек Новгород шәһәрендә 17-21 сентябрендә узачак.

Агенство ТАТМЕДИА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев