Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

"Түтәлдәге сюрприз" фотоконкурсында җиңгән өчен - бушлай маникюр

Берникадәр вакыт элек редакция игълан иткән "Түтәлдәге сюрприз" фотобәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйге шартлары буенча безгә укучыларыбыз үз бакчаларында төрле хикмәт формаларга кереп үскән яшелчәләрен юллады. Гәҗитнең рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән алар арасыннан иң кызыклылары сайланды. Шулай итеп, Акбаш авылыннан Дания Вәлиәхмәтова, баш бармагын күрсәтеп, әйтерсең лә мактанып торучы баклажан сурәте белән җиңү яулады.
Икенче урынга чыккан укучыбыз район гәҗите белән танышып баручыларның географиясе район чикләренә таралуын тагын бер кат дәлилләде.
Башкортстан Республикасының Иске Балтач авылында яшәүче Дамир Хәйретдинов бәйгегә кочаклашып үскән кишер сурәте җибәреп кенә чикләнмәгән, ул аларның язмышын шигырь юлларына да салган:
Корылыкның михнәтләре
Мәхрүм итте табыштан.
Бергә җиңелрәк булыр дип,
Ике кишер кавышкан...
Аралар ерак булу сәбәпле, Дамир Хәйретдинов котлаулар церемониясендә катнаша алмады, әмма ул үз бүләген, зур илтифатлык белән әлеге мәкалә авторына бүләк итте. Өстәвенә, Дамир әфәнде безнең хезмәттәшебез дә булып чыкты: ул "Балтач таңнары" район гәҗитендә журналист булып эшли.
- Соңгы вакытта, матбугат басмалары социаль челтәрләр форматына күчә барган мәлне, күршеләр тәҗрибәсен өйрәнү максатында, Татарстанда нәшер ителгән басмаларның сайтлары белән танышып торабыз. "Ютазы таңы" газетасы белән бәйләнешкә керүнең дә сәбәбе шуннан гыйбарәт. Төрле бәйгеләр оештыру мөмкинлеге табып, халыкның матбугатка карата кызыксынучанлыгын күтәрү юнәлешендә уңышлы эшчәнлегез безне тәэсирләндерде. Ерак тарафларда яшәсәм дә, түтәлдә туган бер могҗизаны күрсәтергә уйлап мин дә шушы бәйгедә катнашырга булдым. Призлы урынга чыгу максатым да юк иде. Шулай да шатмын, - дип белдерде безнең белән элемтәгә чыккан призер.
Җиңүчеләр исемлеген район башкарма комитетының яшь белгече Полина Полухина йомгаклады.
Ул юллаган "гашыйк булган" бәрәңге сурәте алтмыштан артык тавыш җыйды. Бу юлы да бәйге җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Без аларга матурлык салонында маникюр уңайлыгына акча сертификатлары тапшырдык. Баш мөхәррир әйтүенә караганда, чираттагы бәйге газетабызның 25 еллыгына багышланачак. Бу көнгә кадәр ерак калмады. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев