Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Акбаш мәктәбендә батырлык дәресе узды

9 февраль көнне Акбаш мәктәбендә Халыкара туган тел декадасы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Батырлык дәресе үтте.

Укучылар Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйттеләр, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган шагыйрьләр Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, Фатих Кәримнәрнең батырлыгын искә төшерделәр. Шулай ук бу дәрестә туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырлары, Әфганстан һәм Чечня сугышлары геройлары хакында мәгълүмат алдылар. Чарада авылның тыл ветераны Сабирова Сайра, Ветераннар советы рәисе Хөснетдинова Нәфисә, авыл җирлеге башлыгы Миннеханов Илгиз һәм район советы депутаты Гайнетдинов Радик катнаштылар.
Сайра апа күз яшьләре аша үзенең сугыш чорына туры килгән авыр яшьлек еллары вакыйгалары белән уртаклашты. Һәр җөмләсендә диярлек замана балаларына тырышып укырга кирәклегенә басым ясады. "Батырлыкны сугышта гына түгел, тыныч тормышта да күрсәтергә мөмкин. Сезнең тырышып укуыгыз, туган илгә хезмәт итәргә әзер булуыгыз, өлкәннәрне хөрмәт итә белүегез - үзе зур батырлык," - дип сөйләде Радик Гайнетдинов.
Дәрес гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, халкыбызга, милләтебезгә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү белән сугарылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев