Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ремонт тәмамланып килә

Район җитәкчелегенең мәгариф учреждениеләре директорлары һәм мөдирләре белән очрашуы Урыссудагы 2 санлы мәктәптә узды.

Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь һәм агымдагы ремонт барышы белән катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов таныштырды. Ремонт эшләре хәзер тәмамлану стадиясендә. Аның сүзләре буенча, ремонтка район бюджетыннан һәм бюджеттан тыш акча 25 миллион сумнан артык күләмдә бүленгән. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев барлык ремонтланган объектларның этап буенча һәм вакытында тапшырылырга тиеш булуына басым ясады. Моннан тыш, киңәшмәдә Роспотребнадзорның һәм Дәүләт янгын күзәтчелгенең таләпләре җиткерелде, шулай ук ресурсларны сак файдалану, тарификация, "Ел мәктәбе" һәм "Ел балалар бакчасы" конкурсларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев