Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бөекбританиядә квалификациясен күтәрәчәк

Безнең районның инглиз теле укытучысы чит илдә үз белемен күтәрү мөмкинлеге алды.

Шуны искәртәбез, узган елның сентябреннән Татарстан Республикасында ЕF Education First компаниясе инглиз телен өйрәнү буенча "Татарстан Республикасы өчен инглиз теле" дип аталган проект оештырды. Ютазы муниципаль районыннан бу проектта 17 укытучы мәшгуль. Әлеге проектта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән инглиз теле укытучылары "Алгарыш" программасында катнаштылар. Шулай итеп, алар Бөекбританиядә белемнәрен күтәрү мөмкинлеге алдылар. Безнең районнан мондый дәрәҗәгә Ютазы мәктәбе педагогы Зөлфия Гыйззәтуллина ия булды. Ул агымдагы елның июлендә квалификациясен күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев