Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче чиратта - имтиханнар

Укучылар өчен быелгы уку елы да тәмамланып килә. Инде 27 майда чыгарылыш укучылары өчен иң дулкынландыргыч бердәм дәүләт имтиханнары башлана.

Кызганыч, чыгарылышчылар өчен бер кайгысыз мәктәп еллары тәмамлана. Ләкин уйласаң, бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек белән узган соңгы уку елы ансат кына булмагандыр. Ел буе нәрсә белән генә шөгыльләнмәсеннәр - барысы да әлеге сынауларга барып тоташа. Мәктәп компонентыннан рус теле һәм математика фәннәре бүлеп бирелгән сәгатьләрдән тыш, алар буенча төрле түгәрәкләр оештырылды, дәрестән соң өстәмә шөгыльләр үткәрелде, балалар вуз укытучылары белән дә имтиханнарга әзерләнделәр. Һәр чирек азагында укучылар махсус биремнәр буенча белемнәрен сынадылар, гыйнвар һәм апрельдә On-line режимында БДИ биреп карадылар... Кыскасы, чын сынаулар.
Агымдагы елда районда БДИны 123 кеше: алардан 111 мәктәп чыгарылыш укучылары, 9 кеше читтән торып уку бүлегендә укучылар, ике кеше берничә ел элек мәктәп тәмамлаучы һәм бер кеше өйдә чыгарылыш имтиханын тапшырачак.
Мәҗбүри саналган рус теле һәм математикадан тыш, укучылар күңелләренә хуш килгән фәннәрдән дә имтиханнар тапшырачак. Шулай, 67 укучы гадәттәгечә җәмгыять белемен сайлаган. Физика фәне 32 укучыны куркытмаган. Биология фәненнән үз белемнәрен 19 чыгарылыш сыйныф укучысы тикшерәчәк, ә булачак химиклар аннан да азрак - 16. Сигез кеше имтиханны тарих фәненнән, бишәр бала - рус әдәбиятыннан, информатика һәм ИКТдан һәм бары тик ике кеше инглиз телен сайлаган.
Агымдагы елда БДИ тапшыручыларны берничә яңалык көтә. Быел Россия мәгариф күзәтчелеге беренче тапкыр барлык фәннәрдән дә минималь порогларны раслады. Әйтик, инглиз теленнән минималь порог 20 балл, математикадан - 24, рус әдәбияты һәм тарихтан - 32, рус теле, физика, химия һәм биологиядән - 36, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 39, информатика һәм ИКТдан - 40 балл. Моннан тыш, рус теленнән имтихан вакыты 30 минутка арттырылган. Шулай итеп, тел фәненнән үз белемнәрен тикшерергә укучыларга өч сәгать ярым вакыт бирелә. Элек 4 сәгать вакыт бирелгән имтиханнарны уздыру вакыты СанПиНга ярашлы 5 минутка кыскарган.
Имтихан бирү көннәре:
- 27 май - рус теле;
- 30 май - информатика һәм ИКТ, биология, тарих;
- 3 июнь - математика;
- 6 июнь - физика, инглиз теле;
- 10 июнь - җәмгыять белеме, химия;
- 13 июнь - рус әдәбияты;
- 15 июнь - информатика һәм ИКТ, биология, тарих, физика, инглиз теле;
- 17 июнь - җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты;
- 18 июнь - рус теле;
- 19 июнь - математика.
"ВКонтакте" социаль челтәрендәге безнең газета битендә социаль сораштыру үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына никадәр дәрәҗәдә имтиханнарга әзер булуларын тикшерергә тәкъдим ителде. Менә тавыш бирү нәтиҗәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев