Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче дәреслек белән саубуллаштылар

Бу көннәрдә районның барлык уку йортларында Әлифба белән саубуллашу бәйрәмнәрен үткәрәләр.

Беренче сыйныф укучыларының тәүге дәреслекләре белән саубуллашу чарасы Иске Урыссу мәктәбендә дә узды. Сыйныф җитәкчесе З. Сөнгатуллина сүзләренчә, әлеге чара 1 сентябрь турында хатирәләр, укучыларның уңышлары турында сөйләүләр белән зур бәйрәм формасында үткән. Балаларга истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырылган, чәй табыны оештырылган. Уку вакыты эчендә беренче сыйныф укучылары укый, яза, шигырь сөйләргә генә түгел, шулай ук бер-берсенә ярдәм итәргә дә өйрәнгәннәр. Быелгы ел алдагыларыннан шунысы белән аерыла: беренче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев