Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыгарылыш укучыларына сайлау вакыты җитте

Татарстан чыгарылышчыларына 1 февральгә кадәр алар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак предметларны сайларга кирәк булачак.

БДИны вакытыннан алда һәм төп чорда тапшыручыларга 1 февральгә кадәр гариза бирергә туры киләчәк. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы узган еллар чыгарылышчылары, чит ил гражданнары мәгариф идарәсенең муниципаль яки региональ органына гариза бирәләр һәм теркәләләр. Агымдагы ел мәктәп чыгарылышчылары уку урыны буенча БДИ тапшыруга гариза бирәләр. БДИның вакытыннан алда үткәреләчәк этабы 23 марттан 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, төп чор - 25 майдан 26 июньгә кадәр. Канәгатьләнерлек булмаган нәтижәле билгеләрне яңадан тапшыру сентябрьгә планлаштырылган.

Гомуми белем бирү предметлары, математика, чит телләр һәм җәмгыять белеменнән тыш, минималь чикләр үзгәрешсез калды. Әйтик, математика буенча балларның минималь күләме 24тән 27гә кадәр арткан, чит телләр буенча 20дән 22гә, җәмгыять белеме буенча - 39дан 42гә кадәр арткан. Рус теле, физика, химия, биология буенча минималь чик 36 балл тәшкил итә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр буенча - 40 балл, тарих һәм әдәбият буенча - 32 балл, география буенча - 37 балл.

Имтиханнар дәвамы буенча да шулай ук үзгәрешләр юк. Быел барлык чыгарылыш укучыларын металлодетектор аша уздырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X