Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ел укытучысы-2013” бәйгенең икенче этабы узды

Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында 27 февральдә Бөтенроссия "Ел укытучысы-2013" бәйгесе муниципаль этабының икенче туры узды.

Мәгълүмати-методик үзәкнең педагогик кадрларны аттестацияләү буенча методисты Гүзәл Гыйлаҗева үзенең сәламләү сүзендә җыелучы хезмәттәшләренә һәр бәйгенең сынау һәм дулкынлану булуын, әмма катнашучыларның бурычы - ышаныч, зирәклек һәм һөнәрманлык белән җиңү икәнлеген билгеләп үтте. "Үз үрнәгендә тәрбияләгән педагог кына уңышка ирешә", - дип сүзен тәмамлады ул. Барысына да конструктив, уңышлы эш теләп, ул жюри әгъзалары белән таныштырды. Алар унбер педагогның эшен бәяләргә, иң яхшыларын сайлап алырга һәм җиде финалчыны игълан итәргә тиеш. Аларның берсе киләчәктә республика этабында катнашучы булачак. Сайлау критерийлары шактый кырыс булса да, барлык конкурста катнашучылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Мастер-класслар барышында алар тулысынча һөнәрманлык, эш тәҗрибәсен һәм белемнәрен күрсәтә алдылар. Ә методик семинар барышында бәйгечеләрнең педагогик тәҗрибәсе гомумиләштерелде. Һичшиксез, барлык катнашучыларның да эшләре игътибарга лаек булды. Һичшиксез, барлык катнашучыларның эшләре игътибарга лаек булды. Әмма компетентлы жюри иң яхшыларның исемнәрен игълан итте. Шулай итеп, Бөтенроссия "Ел укытучысы-2013" бәйгесенең икенче туры финалына Бәйрәкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Абдуллина, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сиринә Гыйльфанова, Алабакүл мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Миргалимова, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең тарих укытучысы Рөстәм Нигъмәтуллин, Иске Урыссу мәктәбенең технология укытучысы Мәүлидә Рәфыйкова, Ютазы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Солтанова һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Анна Царькова чыкты. Талантлы педагоглар ярышы дәвам итә. Финалчыларның кайсысы республика этабында катнашучы булачагын мартта белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев