Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар

Урыссудагы 3 һәм 4 санлы балалар бакчасы базасында үзләренең һөнәри осталыкларын район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең ун педагогы күрсәтте. Алар "Ел тәрбиячесе-2013" смотр-конкурсының икенче турына чыгучылар.

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист В. Орехова конкурста катнашучыларны сәламләп, аларга иҗади илһам һәм дәресләрне уңышлы үткәрүләрен теләде. Ел тәрбиячесе исемен яулау өчен ун дәгъвәче көрәште. Шәхси методик тема буенча оештырылган дәресләрдә педагоглар үз иҗади потенциалларын тулысынча ачтылар, ә нарасыйлар бик теләп уеннарда һәм чараларда катнаштылар, үзләренең эчкерсезлекләрен, кызыксынучанлыкларын һәм, әлбәттә инде, белемнәрен күрсәттеләр. Конкурс баштан ук ярыш характерында булды, иң көчлеләрне ачыклады. Шулай итеп, икенче тур нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип И. Кунакбаева (Урыссудагы 4 санлы балалар бакчасы), Р. Мөхәммәтова (Иске Урыссу), Н. Чунарева (Урыссудагы 5 санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе), Р. Шафигуллина (Урыссудагы 3 санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе), Л. Солтанова (Урыссудагы 2 санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе) һәм Л. Труш (Урыссудагы 6 санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе) табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев