Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы очрашу

Һәр белем һәм тәрбия бирү учреждениесенең төп максаты - укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру. Миңа калса бу җәһәттән дәвамчанлык, һәр тәрбия һәм белем бирү звеносының бердәм булып үз эшләрен дөрес оештырулары зур әһәмияткә ия.

Күптән түгел Каразирек гомуми урта белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. Атналык кысаларында ачык дәресләр, төрле чаралар, конкурслар уздырылды. Ачык дәресләр үткәрү укытучының педагогик һәм иҗади инициативасын активлаштыра, инновацион тәҗрибә уртаклашу ысулы булып та тора. Атналык дәвамында һәр укытучы ачык дәрес күрсәтте һәм үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ачык дәресләргә балалар бакчалары тәрбиячеләре дә чакырылган иде. Гәрчә безнең иҗади хезмәттәшлек берничә еллар дәвам итсә дә, хезмәттәшләребез бик теләп килделәр. "Киңәшле эш таркалмас", - ди халык мәкале. Бу очрашуда күтәрелгән проблемалар, балаларның елдан-ел сәламәтлекләренең какшавы, заман таләпләренә туры килү, телне саклау кебек җитди проблемалар беребезне дә битараф калдырмады, уйланырга мәҗбүр итте. Димәк, безнең уртак эшебез - балаларга белем һәм тәрбия бирү процессындагы проблемалар барыбызны да уйландыра, ниндидер яңа эшләргә алынырга этәргеч ясаган икән, безнең очрашу бушка китмәгән, нәтиҗәсе дә озак көттермәс дип уйлыйм. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Г. Котдусованың катнашуы да куанычлы. Ул җирлектәге укыту-тәрбия эшенең торышы белән кызыксына икән, димәк авылның киләчәге өметле.
Алдагы көнгә якты планнар белән яшәү, үз эшеңнең чын остасы булырга омтылу - бәлки яшәүнең мәгънәсе дә шундадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев