Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Урыссу “Карлыгач” балалар бакчасында күңелле яшиләр

Дөньяга килгән һәр кеше ходайдан бирелгән сәләт белән туа. Яши-яши бу сәләтне ачарга һәм үстерергә генә кирәк. Күп вакыт талантлы кешеләр, аларга ачылырга булышучы булмау сәбәпле, ачылмый, юкка чыга, дип яза Иске Урыссу "Карлыгач" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лена Мияссарова.

Музыка җитәкчесе буларак минем максатым - һәр баланың сәләтен ачып, аның талантына үсәргә, рухи яктан ачылырга ярдәм итү. Шуңа ирешү өчен мин Иске Урыссу "Карлыгач" балалар бакчасында эшне милли традицияләргә, гореф-гадәтләргә таянып "Туганнан алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музыкаль тәрбия" дип аталган программа буенча алып барам...
Һәр бала аерым шәхес. Шуңа күрә дә һәр тәрбияләнүчем белән индивидуаль эшләргә омтылам. Бар бала да җырчы да, биюче дә, сөйләм ягыннан оста да булып бетми. Кемдер җырлар, кайберләре биергә, яки шигырьләр cөйләргә остарак була. Бер генә баланы да читтә калдырмау - минем төп бурычым. Шуннан чыгып балалар бакчасында төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр уздырабыз. Бәйрәмнәрдә күп вакыт балалар белән беррәттән әти-әниләр дә катнаша. Төркемгә йөрүче балалар төрле яшьтә булу сәбәпле, олыраклар биюләр башкарса, кечкенәләрне уеннарда күбрәк катнаштырабыз. Җырларны бергәләп башкарабыз, шигырьләрне һәр бала да сөйли. Тәрбияче апаларның төрле геройлар булып киенеп катнашулары, алар белән уеннар уйнаулары балаларга бигрәк тә ошый. Кичәләр, бәйрәмнәр уздырганда без милли гореф-гадәтләрне курсәтәбез, татар халык аваз иҗатын еш кулланабыз.
Бакчабызда төрледән-төрле бәйрәмнәр зур кызыксыну белән уза. Традицион рәвештә уза торган "Хуш киләсең яңа ел", "Әти дә солдат булган", "Сөмбелә бәйрәме", "8 март - әни бәйрәме", "Нәүрүз" бәйрәмнәреннән тыш, Габдулла Тукайга багышланган "Сөйкемле шүрәле" кичәсе, "Йолдызчык", "Ел тәрбиячесе" конкурсларында балалар белән актив катнашабыз. "Сабантуй", "Бантиклар көне", "Ягез әле, әниләр", "Чыгарылыш фабрикасы", "Туган көн" кебек бәйрәм кичәләре уздыру да традициягә кереп китте. Чараларда балалар туган телебез белән беррәтән рус телендә дә шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар. Милли биюләр - кичәләрнең төп бизәлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев