Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Урыссу мәктәбенең математика укытучысы Зинфира Гыйззәтуллинаның сәләте шик тудырмый

Иске Урыссу мәктәбенең математика укытучысы Зинфира Гыйззәтуллина шундый кешеләр категориясеннән ки, андыйлар турында сөйләгәндә, кешеләрне бер сорау кызыксындыра: "Боларның барысына да ничек өлгерә икән ул?"

Зинфира Габделхак кызы үзе 1977 елда тәмамлаган һәм шунда җаны-тәне белән математикага гашыйк булган мәктәбендә укыта. Үзенең педагогик сәләтенә ышанган яшь чыгарылыш укучысы Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Диплом алганнан соң, яшь белгеч Урыссудагы 4 санлы мәктәпкә билгеләнә һәм үз укучылары күңеленә белем орлыклары чәчәргә керешә.

1987 елда Зинфира Габделхак кызы гаиләсе белән Чаллыга күченә һәм мәгариф өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Әмма өч елдан соң нигезле сәбәпләр аркасында туган якларына әйләнеп кайта, Урыссу гимназиясендә математика укыта башлый, аннары әлеге уку йортының директоры итеп билгеләнә. 2006 елда Гыйззәтуллина туган мәктәбенә әйләнеп кайта.

"Зинфира Габделхак кызы өлкән хезмәттәшләренең һәм үз тәҗрибәсен бөртекләп җыеп, намуслы һәм тырыш хезмәт куя, педагогика фәненең иң яңа казанышларын өйрәнә, чөнки укытучыдан һәрвакыт заман белән бергә атлау таләп ителә, - дип сөйли аның турында башлангыч сыйныфлар укытучысы Зилә Фаздуллина. - Искиткеч педагог, үз эшенең чын остасы, укытучылык эшчәнлегенең 31 елы дәвамында яшь математикларның берничә буынын әзерләгән мөгаллимә. Аның элекке укучылары бүген эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышлы хезмәт күрсәтә, укучылары район һәм республика олимпиадаларының, фәнни-гамәли конференцияләрнең катнашучылары һәм призерлары. Быел аның укучыларының математикадан БДИ буенча уртача баллы - 53,5 тәшкил итте, бу район һәм республика буенча уртачадан югарырак".

Зинфира Габделхак кызының һәр көне сәгатьләп бүленгән: дәресләр, педагогик киңәшмәләр, математика укытучыларының район методик берләшмәсе семинарлары, укытучыларның аттестациясенә экспертиза һәм республикадагы төп дәүләт имтиханнары эшләрен тикшерү, ата-аналар җыелышлары, балалар белән аерым шөгыльләнү. "Шуның белән бергә, ул барлык шәхси хуҗалыгындагы эшләрне башкарырга өлгерә, - дип дәвам итә Зилә Фаздуллина. - Ул менә дигән педагог һәм остаз гына түгел, уңган хуҗабикә, ир хатыны һәм өч бала - ике ул һәм бер кыз анасы да. Соңгысы да әнисе юлыннан киткән һәм хәзерге вакытта төзелеш техникумында математика һәм информатика фәннәрен укыта. Ул шулай ук дүрт оныкның ягымлы әбисе дә".

Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Зинфира Гыйззәтуллина мактау грамоталары, шул исәптән, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамоталары белән бүләкләнде, район башлыклары грантларына лаек булды. Ул көчле характерлы, эзләнүчән, тынгы белмәс кеше, диләр аның турында хезмәттәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев