Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Урыссуда Баулылар спектакль куйдылар

Район газетасына ике хат килде. Икесе дә Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектакле турында. 1нче хат Мәктәбебездә "Туган телләр көне" декадасы кысаларында күп чаралар үткәрелде. Шуларның иң тәэсирлесе - Ватанны саклаучылар бәйрәме көне уңаеннан мәктәп укучылары белән Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектакленә культпоход оештыру булды. Ә соңыннан фотога төшү...

Район газетасына ике хат килде. Икесе дә Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектакле турында.

1нче хат

Мәктәбебездә "Туган телләр көне" декадасы кысаларында күп чаралар үткәрелде. Шуларның иң тәэсирлесе - Ватанны саклаучылар бәйрәме көне уңаеннан мәктәп укучылары белән Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектакленә культпоход оештыру булды. Ә соңыннан фотога төшү тагын да канатландырып җибәрде.

Укучылар белән әңгәмә кору нәтиҗәсендә шул аңлашылды: спектакль бик ошады, мавыктыргыч, тормышчан һәм тетрәндергеч.Хәтта елап та утырдык...

Баулы халык театры артистларының җитәкчесе баш режиссер - Фәхриев Миргальян Миргазиян улы, безнең инглиз теле укытучысы Дания Мосабих кызының укытучысы булып чыкты. Ул үзенең остазын уңышлары һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлады, истәлеккә фотога төшердек.

Бу чараның тәрбияви әһәмите бик мөһим дип исәплим мин - Иске Урыссу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Сәмигулла кызы Рәфыйкова.

2нче хат

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан безнең Иске Урыссу авылы Мәдәният йортында Бөтенсоюз, Рәсәй һәм ТР смотрлары лауреаты Баулы татар халык театры артистлары үзләренең Т.Миңнуллинның "Хушыгыз" дип исемләнгән спектакльләре белән безне илһамландырдылар.

Театрның баш режиссеры ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Миргазиян улы Фәхриев җитәкчелегендәге театр төркеме зур уңышларга ирешкән. Спектакльне карарга авыл халкы да, мәктәп укучылары да чыкты. Мин үзем укыткан укытучым, минем остазым Миргалиян Миргазиян улының иҗат уңышларына сокландым һәм гогурланып утырдым. Күз алдымнан ирексездән мәктәп еллары үтте. Ул безне инглиз теленең серләренә төшендергән булса, бүген ул туган телебез татар теле һәм аның гореф - гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү өстендә саллы эш башкара. Театрны карагач ихтыярсыздан күзләреңә яшь тула. Чөнки аның нигезенә күпме мәгънә, дөреслек салынган. Остазымның бүген дә көчле рухлы, чын сәнгать кешесе икәнлегенә инандым. Яши торган авылымда инде чирек гасырга якын инглиз теле укытам. Чыннан да, укытучым биргән сабак мине гомере буе озата бара.Һәр адымымда ул биргән киңәш - табыш, белем, мине канатландыра, рухландыра.Кайчакта үз -үземә сорау да бирәм: мин тормышка өйрәтергә теләүчеләремнең теләкләрен үти алдыммы икән ? Укытучымның иҗат коллективының да уңышлары безне сокландырды. Аларның килмәгән җирләре юк: буй -сын, көчле тавыш, дикция -һәммәсе җиренә җиткерелгән.Сәхнә бизәлеше төптән уйланылган дип аерып әйтәсе килә.

Әлеге төркем моңа кадәр дә үзләренең чыгышлары белән авыл халкын шатландыра иделәр, бу чыгышны да көтеп, яратып каршыладык. Киләчәктә дә шулай эчтәлекле, тирән мәгънәле иҗат җимешләре белән безгә кунакка килерләр дигән теләктә калабыз. Үзенең кырык ел гомерен шушы театрга багышлаган Миргалиян Миргазиян улына, аның иҗатташларына уңышлар, хезмәтләрендә иҗадилык, гаилә бәхете теләп калам. Сез халыкны илһамландыручы, тәрбияләүчеләр бит. Ә бүгенге көндә адәм баласына нәкъ тәрбия җитми, халык киңәш - табышка мохтаҗ.

Ютазы районы Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Дания Мосабих кызы Нигъмәтуллина (Шәфыйкова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев