Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каразирек мәктәбендә укучыларны шәхес итеп үстерүгә басым ясыйлар

Яңарыш, үсеш - мәңгелек көрәш җимеше ул. Искелек белән яңалык, эчке һәм тышкы каршылыклар арасындагы туктаусыз көрәш баруы хакында борынгы акыл ияләре әйтеп калдырган, диалектика законы, диләр аны, дип яза Каразирек мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Зарипова.

Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Әлеге проектның нигезендә укучыларны бүгенге заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын яхшырак үзләштерерлек итеп махсус алымнар белән укыту каралган. Проект кысаларында республикабыз мөгаллимнәре үз квалификацияләрен күтәрәләр. Районыбызның барлык мәктәп коллективлары да бу проектта бик теләп катнашты. Проектка Фирүзә Ситдыйкова җитәкләгән укытучылар коллективы да тартылды. 28-29 октябрь көннәрендә Урыссудагы 4 санлы мәктәп базасында "Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" темасы астында педагогларның чираттагы 7 нче тренингы узды. Тренингны мәгълүмати-методик үзәк директоры Фәйрүзә Сәлимова, методистлар Гүзәл Гыйләҗева, Айгөл Мөхәммәтҗанова, Светлана Хәбибуллина стандарт булмаган ысуллар кулланып уздырды. Әлеге укыту алымнары укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллективта тәрбияләүгә басым ясый. Ягъни, дәрестә кем белә, шул кул күтәрергә түгел, ә һәр бала, үз чираты белән, сорауга җавап бирергә тиеш була. Укучы биредә тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы булып тора. Балалар бер-бер артлы түгел, ә төркемләп, кара-каршы утырып эшли. Алар бер-берсе белән фикер алышып эшли ала. Шуның өчен безнең укучылар креатив фикерләргә, хезмәттәшлек итә белергә өйрәнергә тиеш. Алар зирәк, тирә-якка тиз яраклаша торган шәхес булып җитлегәчәкләр.
Ике көн дәвамында Сингапур мәгариф системасы технологияләрен куллануның төп алымнарын өйрәтүләре, укытучылар арасында эшлекле атмосфера тудырганнары, XXI гасырда ничек нәтиҗәле укытып булганны аңлатулары, тренинг вакытында һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен тренерларга һәм ярдәмчеләренә зур рәхмәт белдерәбез. Чөнки йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев