Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кече Урыссу балалар бакчасында “Көз” проекты белән хушлаштылар

Кече Урыссуы балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча иртегральләштерелгән шөгыль-тамаша башланды. Ләкин ул көндәлек гади шөгыль генә түгел, ә бакчада ай буена барган "Көз" проектының йомгаклау дәресе булды.

Бу шөгыль-тамашада балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә катнашты. Тәрбияче Зилә Әмирҗан кызы үзенең ягымлы тавышы белән балаларны "Көзге урманга" чакырып, аларны Көзге әкияти дөньяга алып керде. Шөгыль рус телендә башланды һәм сиздермичә генә туган телгә күчте. Балалар өйрәнгән шигырьләрне сөйләде, җырлар җырлады. Көзге"җил" тавышына яфракларга чорналган "серле" йомгак Көзбикәне( тәрбияче Флүзә Камил кызы) алып килде. Балалар рәхәтләнеп Көзбикәнең сорауларына җавап бирде, уеннар уйнады һәм табышмакларга җавап тапты. Ә табышмакларның җаваплары дөрес булса, интерактив тактада рәсемнәр барлыкка килде.Тырышлыклары өчен Көзбикә үзенең төсле буяуларын бүләк итте һәм балалар, әти-әниләр белән бергә, көзге агачларны ясадылар. Кечкенәләр төркеме агачларны бармак белән ясаса, зурлар төсле пластилиннан эшләде. Соңыннан агачларны берләштереп "Көзге урман" исемле картина эшләделәр. Нинди матур "Көзге урман" килеп чыкты. Әйе Көзбикә кунакка килгән икән, ничек инде кып-кызыл алмаларсыз булсын! Менә шулай күңелле тәмамланды йомгаклау тамаша-шөгыле. Әти-әниләр белән берлектә эшләнгән хезмәт балаларга зур куаныч бирде, алар әле алдагы көннәрдә дә"Мин әти белән...,әни белән диеп фикерләрен уртаклашты.

Проектлар белән эшләү УМК ярдәмендә бик нәтиҗәле булыр һәм мәктәпкә белемле, аралашучан төрле яклап үскән балалар булып барырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X