Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кече Урыссу мәктәбендә рус теле көннәре үткәрелде

Кече Урыссу мәктәбендә 10 февральдән 15 февральгә кадәр рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендә рус теле көннәре үткәрелгән.

Бу көннәргә багышлап һәр сыйныф стена газетасы чыгарган, ә атна ахырында бөек рус язучылары иҗатына багышланган гомуми мәктәп чарасы уздырылган. Балалар илһамланып шигырьләр укыган, Крылов мәсәлләрен сәхнәләштерү бәйгесендә катнашкан. Моннан тыш, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Бөек Ватан сугышы чорындагы легендар җырлардан төзелгән видеоконцерт тәкъдим ителгән. Чарада укучылар "Катюша", "Смуглянка", "В землянке" җырларының иҗат итү тарихы турында сөйләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X